30.12.2016

30 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Нурлат муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

2014-2015 еллар һәм 2016 елның 8 ае өчен тикшерелгән чаралар күләме 2727,2 млн. сум тәшкил итте. 15 район учреждениесе һәм оешмасында тикшерү үткәрелде һәм гомуми күләме 65,5 млн. сум булган бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды, дип хәбәр итте Коллегия утырышында аудитор Сергей Колодников. Аларның төп өлешен муниципаль милек белән идарә итү һәм аны файдалану өлкәсендәге бозулар тәшкил итте. Ачыкланган бозулар буенча гомуми күләме 60 млн. сум булган чаралар күрелде. Бухгалтерлык исәбен алып баруда тупас бозу фактлары буенча вазыйфаи затларга карата административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелде. 

Районның мәгариф оешмалары тузу һәм канәгатьләндерерлек булмаган техник торыш сәбәпләре буенча гомуми баланс бәясе 60 млн. сум булган 12 берәмлек техника файдаланмаган. Шул ук вакытта алар транспорт салымын төгәл һәм вакытында түләп барганнар.

Аудитор чыгышыннан шулай ук 2016 елның гыйнвар-май айларында район мәгариф учреждениеләре белән муниципаль контрактлар буенча Нурлат АТП нең укучыларны йөртү буенча хезмәт күрсәтүе дә билгеле булды. Бәягә гомуми күләме 222,4  мең сум тәшкил иткән АТП гаражында мәктәп автобуслары басып торган өчен башкарылган чыгымнар да кертелгән. Гамәлдә исә транспорт гомуми белем бирү учреждениеләренең транспорт тоту урыннарында һәм гаражларында торган. 

- Автотранспорт предприятиесенә күрсәтелмәгән хезмәтләре өчен алынган акчаларны кире кайтару турында таләп куелды, район башкарма комитеты моны контрольдә тота, - дип хәбәр итте Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров.

Тикшерү барышында шулай ук муниципаль заказны үтәү барышында да 1,6 млн. сумга бозулар ачыкланды. Шулай итеп, 2015 елның октябрендә Чулпан авыл җирлеге башкарма комитеты ШЭ М.М. Вафиннан 323 мең сумга  асфальт валчыгы сатып ала. Башкарма комитет тәкъдим иткән документлар буенча валчык тулы күләмдә сатып алынган һәм җирлекләр эчендәге юлларны ремонтлауда файдаланылган. Әмма урынга чыгып тикшерү ремонтның булмавын ачыклады. Тикшерү чарасы тәмамлаганнан соң, җирлек башлыгы мәгълүматы буенча, Чулпан авылына 70 т күләмендә асфальт валчыгы китерелгән, ягъни 253 тоннасы китереп бетерелмәгән.  

Якты Күл торак пунктындагы насос станциясе белән суүткәргеч төзелеше миллион сумга диярлек төшкән. 2015 елның июлендә районның ТКХ  ИК ике еллык гарантия белән объектны файдалануга тапшырган. Ләкин скважинада су нигәдер юк. Җирлек башлыгы подрядчыга дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, әмма ул җитешсез якларны эшләп бетерергә ашыкмый. 

- 2017 елның язында бюджеттан тыш чаралар исәбенә су белән тәэмин итүнең яңа чыганагына тоташтыру уздырылачак, - дип аңлатты Р.Кузюров һәм тагын өстәп куйды: - җаваплы затларның барысы белән дә киңәйтелгән утырыш уздырылды, анда ачыкланган кимчелекләрне бетерү зарурлыгы күрсәтелде. Учреждение җитәкчеләренә вазыйфаи бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре өчен гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга тәкъдим ителде. 

Утырышта ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә башлыгы Марс Бәдретдинов һәм РФнең Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Җәләлиев катнашты. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Нурлат муниципаль районы башлыгы адресына Хисап палатасының күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча  идарәсенә тапшырыла.


Документлар