24.12.2016

Матур традиция буенча – Яңа ел ишек каккан чакта Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре хәйриячелек максатыннан Алексеевский районында урнашкан «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүче балалар янына барып кайтты.

Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә бәйрәм чыршысы тирәсендәге уен-көлкене анимация артистлары тудырды.  Фиксиклар Симка һәм Нолик балаларны «Шөрепчекләр һәм кечкенә болтлар иленә» чакырды – биредә нәниләрне төрле кызыклы бәйгеләр, уеннар, викториналар, табышмаклар көтә иде. Малайлар һәм кызлар тиз арада үзләренең бик акыллы һәм зирәк булуларын күрсәтә алдылар. Шуңа күрә залда «Тыдыщ!» дигән җиңү сәламләве даими рәвештә  ишетелеп торды. Бәйрәм чарасы сабын куыклары ярдәмендә оештырылган серле шоу карап һәм һәркемгә дә җитсен өчен бик зур итеп пешерелгән торт белән чәй эчкәннән соң тәмамланды.

Документлар