20.12.2016

20 декабрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы һәм Президиумының берләштерелгән утырышы булып узды. Анда Советның Идел буе федераль округындагы бүлеге рәисе, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов та катнашты.

Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы аша үзара хезмәттәшлек формаларын консолидацияләү һәм камилләштерүгә, тышкы финанс тикшерүе системасын координацияләүгә таба йөз тотыла. 

Чара видеоконференция рәвешендә барды, бу катнашучылар аудиториясен шактый арттырырга мөмкинлек бирде. 

Татарстан Хисап палатасында, Коллегия әгъзалары һәм бүлекчәләр җитәкчеләре белән беррәттән, республиканың кайбер муниципаль тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләренә дә утырыш трансляциясендә катнашу мөмкинлеге бирелде.

Көн тәртибенә төп итеп куелган өстенлекле проектларны тормышка ашырган чакта тышкы дәүләт аудитының роле һәм урыны турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу барышында Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе, Совет рәисе Татьяна Голикова регионнардагы хисап палаталарының 2017 елга эш планнарын төзүгә – Россия Президентының Федераль Җыелышка булган еллык Юлламасында куелган өстенлекле бурычларны финанслау һәм үтәү мәсьәләләре буенча тикшерү чараларын кертү кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. Илнең стратегик үсешенең 11 юнәлеше билгеләнде, бюджетта тиешле чаралар каралган инде. Россия Хисап палатасы үз алдына өстенлекле проектларны тормышка ашыруны мониторинглау нәтиҗәләре буенча аларны үтәү куркынычларын һәм сыйфатын билгеләү һәм ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы палаталарына әлеге нәтиҗәләрне тәкъдим итү бурычын куя.

11 өстенлекле проектның 6 сында Россия регионнары катнашуны күз алдында тотылуын һәм моңа бәйле рәвештә региональ бюджетларга 100 миллиард сумнан артык акча күчерү планлаштырылганлыгын истә тоткан хәлдә, барлык дәрәҗә тышкы финанс тикшерүе органнарының өстенлекле проектлар чараларын тормышка ашыру турында кирәкле мәгълүматны җыю, анализлау һәм гомумиләштерүдә катнашуы мәҗбүри булачак. Кайбер өстенлекле проектлар буенча федераль субсидияләр шул исәптән муниципаль берәмлекләр, барыннан да элек шәһәр округлары бюджетларына күчереләчәген истә тотып, Т.Голикова әлеге юнәлештә региональ тикшерү-хисап органнары һәм муниципаль палаталарның үзара килешеп эшләүләренең мөһимлеген билгеләп үтте. 

Утырышта шулай ук, аерым алганда, тикшерү-хисап органнарының округлардагы Бүлекләр аша үзара тәэсир итешүен көчәйтүгә багышланган оештыру мәсьәләләре каралды. Совет Президиумының персональ составы расланды. Ана яңа өч еллык вакытка Советның Идел буе федераль округындагы бүлекчәсе рәисе итеп сайланган Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов та керде.


Документлар