15.12.2016

15 декабрьдә Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы утырышы булып узды. Кабаттан игътибар үзәгендә җир мәсьәләсе калкып чыкты.

ИГЪТИБАРНЫ МӨҺИМ ЮНӘЛЕШЛӘРГӘ ТУПЛАРГА

Ведомствоара координацияләү советы (ВКС) Рәисе Алексей Демидов үзенең кереш сүзендә Россия Президентының күптән түгел Федераль Җыелышка ясаган Юлламасыннан бер өзек китерде: аның буенча тикшерү-хисап органнары эшендә тикшерүләр санын сизелерлек рәвештә киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм шул ук вакытта аларның нәтиҗәлелеген арттырачак  куркынычларны бәяләүгә нигезләнгән ысулны гамәлгә кертүне тизләтергә, шулай ук бозуларны ачыклау белән генә түгел, ә формаль рәвештән бигрәк төпле итеп аларны кисәтү белән дә шөгыльләнергә кирәклеге ассызыкланды...
- Бозуларны кисәтү, безнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру – тикшерү уздырылган оешмалар тарафыннан ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча оператив чаралар күрү, эшләвебезнең бөтен еллары дәвамында безнең Совет эшчәнлегенең төп өстенлекле яклары булып тора, - диде А.Демидов. – Һәм дәүләт башлыгы тарафыннан куелган максат Совет тарафыннан инде менә 10 елдан артык вакыт дәвамында тормышка ашырыла торган стратегиянең дөрес икәнлеген раслый. 
Ел саен төзелә торган Тикшерүләрнең җыелма планы тикшерү органнары эшчәнлеген координацияләргә һәм үткәрелә торган чаралар санын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Кисәтү чарасы буларак һәр ел нәтиҗәләре буенча әзерләнә торган Бозулар һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләренә Бәяләмә үзен яхшы яктан тәкъдим итә. Финанс-бюджет өлкәсендәге бозуларны кисәтү һәм булдырмый калуга юнәлдерелгән тагын берничә документ әзерләнде. 
Игътибарны тикшерү эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренә юнәлдерергә куркынычларны бәяләү ярдәм итә. Әлеге мәсьәлә шулай ук Совет вәкаләтләре өлкәсенә карый. Аның эшчәнлеге кысаларында торак-коммуналь комплексны үстерүгә, төп куркынычларны тикшерү һәм гомумиләштерүнең нәтиҗәле системасын төзү өчен ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган бюджет чараларын куллануны системалы рәвештә тикшерүне тәэмин итү өчен Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге тикшерү системасын камилләштерү буенча методик тәкъдимнәр әзерләнде. Алар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ТКХ өлкәсендәге куркынычлар белән идарә итү буенча җаваплылык үзәкләрен, типовой чараларны беркетә торган карары кабул ителде.

ХИСАПЛАР ТЫҢЛАНДЫ

Узган елда Совет гомум таралган файдалы казылмаларны законсыз табу, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максаттан тыш куллану кебек җирдән файдалану аспектын тулырак караган иде. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бозуларны булдрмый калу һәм кисәтү буенча башкарылган эш турында хисап тотар өчен, ВКС утырышына экология министры Фәрит Габделганиев һәм Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров чакырылган иде.
Питрәч районы республика башкаласы белән чиктәш булып тора, бу биредәге җир кишәрлекләренең хакын шактый дәрәҗәдә артытра. Һәм, һичшиксез, бозулар өчен шактый зур куркыныч тудыра һәм җирле үзидарә органнарыннан тиешле максатчан эш алып баруны таләп итә, дип аңлатты әлеге мәсьәләне А.Демидов. Татарстан Хисап палатасы 2015 елда районда комплекслы тикшерү уздырды, ул чакта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максаттан тыш куллану очраклары, җир кишәрлекләрен тартып алу схемалары ачыкланган иде. 
- 44 җир кишәрлеге буенча тикшерү чаралары тәмамланды инде. Гражданнарның җиргә хокуклары булу турындагы хуҗалык китабыннан ялган өземтәләр нигезендә законсыз теркәү очраклары ачыкланды. Шуларның 25 кишәрлеге кире кайтарылды, 19 кишәрлек буенча матди зыян капланды, - дип хәбәр итте Э.Дияров. – Тикшерү чаралары нәтиҗәләре нигезендә– кадрлар буенча да, оештыру буенча да җитди карарлар кабул ителде: башкарма комитет җитәкчесе үз вазыйфасыннан китте, хәзер яңа команда эшли. 2016 елда тикшерү органнары тарафыннан гражданнарның әлеге җиргә хокуклары булу турындагы хуҗалык китабыннан ялган өземтәләр нигезендә законсыз рәвештә теркәлгән кишәрлекләр ачыкланмады.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин шулай ук Идарәнең эксперт төркеме дә узган елны әлеге районга чыкты дип өстәде. Кимчелекләрне юкка чыгарган чакта гамәли ярдәм күрсәтелде. Җир ярдәмендә башкарылган бозулар сизелерлек дәрәҗәдә кимеде, һәм сатып алулар саны артуга һәм җирле бюджетны тулыландыруга юнәлдерелгән тенденция күзәтелә. “Бүгенге көндә урман массивы куркыныч зонада тора, - дип дәвам итте И.Гущин. – Шуңа күрә җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә үз гамәлләрен урман хуҗалыгы министрлыгы белән килештерергә кирәк”.
Ф.Габделгание хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез табу буенча күзәтчелек итү кысаларында җир асты байлыкларын куллану өлкәсендә 213 табигатьне саклау законын бозу ачыкланган, административ хокук бозулар турында 180 беркетмә төзелгән.  Гомуми күләме 20,5 млн. сумлык штраф санкцияләре салынган, гомумтаралган файдалы казылмаларны табуга бирелгән 32 лицензиянең гамәлдә булуы туктатылган. Гомумән алганда, 24 җинаять эшенең 21е карьерны законсыз рәвештә эшкәртү өчен ачылган (2015 елда – 6 җинаять эше).
Су саклау зоналары елы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан транспортта линия идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Нократ, Идел, Кама акваторияләрендә гомумтаралган файдалы казылмалар табуны тикшерүгә игътибар бирелде. Алабуга районында Кама елгасында һәм Мамадыш районында  Нократ елгасында ачыкланган бозу очраклары буенча 4 җинаять эше ачылды. 

ҖИР БЕЛӘН СПЕКУЛЯЦИЯ ЯСАРГА ЯРАМЫЙ

Утырышның төп темасына – җир ресурслары белән идарә итү һәм файдалану өлкәсендә тикшерүне көчәйтүгә  күчеп, МКС рәисе Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы текстына мөрәҗәгать итте. Анда җир ресурсларын файдалануның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде һәм әлеге өлкәдә тикшерүне көчәйтү мәсьәләсе куелды. Рөстәм Миңнеханов: «Җир эшләргә тиеш! Компетентсызлык, җирдән файдаланганда гамьсезлек, шулай ук теләсә нинди законсыз файдалануларны җибәрергә ярамый. Барлык процедуралар да ачык һәм үтәкүренмәле булырга тиеш», – дип ассызыклаган иде.
Әлеге бурыч контекстында Совет махсус төзелгән эшче төркем составына кергән җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә тикшерү һәм күзәтчелекне тормышка ашыруга вәкаләт бирүче органнар тарафыннан быел ел буена җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә төп бозуларны һәм кимчелекләрне анализлау, гомумиләштерү һәм системалаштыру буенча планлы эш алып барылды. 

БОЗУЛАР КИМИ, ӘММА...

Шуннан соң Совет әгъзалары җир түләүләре белән идарә итү, җир ресурслары белән идарә итү һәм файдалануның законлылыгы һәм нәтиҗәлелеге мәсьәләләрен тикшерүгә керештеләр.
Республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, сатулашуларсыз гына арендага бирелгән җир кишәрлекләреның чагыштырма авырлыгы  2015 елда – 87%, 2016 елның 10 ае эчендә  80% тәшкил иткән. Тикшерү һәм хокук саклау органнары әлеге өлкәдә ачыклаган бозулар элеккечә үк бердәнбер характерда түгел, һәрвакытта да дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир ресурсларыннан файдалануның законлылыгы һәм нәтиҗәлелеге тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителми. 
Шулай итеп, ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2016 елның башыннан бирле дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен законсыз бүлеп бирү белән бәйле 242 җинаять ачыкланган. Мондый хокук бозулар Аксубай, Актаныш, Алексеевский, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорский, Менделеевский, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче, Чистай муниципаль районнарында теркәлгән.
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе тарафыннан уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча җирнең уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу яисә икенче урынга күчерү, авыл хуҗалыгы җирләрен бозу, җирләрне рекультивацияләү уздырмау һ.б. белән бәйле РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның аерым маддәләрен бозулар ачыкланганы күренә. 
Идарә башлыгы Нурислам Хәбипов муниципаль дәрәҗәдә җир контролен көчәйтү кирәк дип саный. Ул зур борчылу белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге рөхсәт ителгән җирләрнең рәвешен законсыз үзгәртү очракларының ешаюы турында хәбәр итте. Мәсәлән, «авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен» булган җирләрне җирле үзидарә органнары «файдалы казылмалар табу өчен, ККК түгү, гаражлар, мунча, бассейн төзү өчен» категорияләренә күчерәләр. Шундый барлык фактлар турында да Россельхознадзор Идарәсе республика прокуратурасына хәбәр итте, анда шулай ук район башкарма комитетлары карарларына протестлар кертелде. Алар законсыз дип табылдылар һәм гамәлдән чыгарылдылар. 
Законнар таләпләрен формаль рәвештә генә саклаганда җир кишәрлекләрен арендага бирелү, аннан соң милекче льготалы шартларда корылмаларны сатып алү һәм аннан соң күчемсез милекның «шартлы» объектларына (вагоннар, щитовой өйләр) дәүләт теркәве үткәрү схемалары барлыкка килүе сер түгел. Еш кына мондый кишәрлекләр аннан соң икенчел базарда сатуга базар бәяләре белән тәкъдим ителәләр. 
Алексей Демидов басым ясап әйтте: куркынычка юнәлдерүче алым нигезендә җир ресурсларын файдалануны тикшерү системасының нәтиҗәлелеген күтәрү мөһимлеге ачык. 
- Республика Президенты бурычны ачык итеп куйды: «Муниципалитетларга, хакимиятнең территориаль федераль органнарына, республика хөкүмәтенә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерүне көчәйтү кирәк». Бозуларны ачыкларга өйрәндек. Без аларны гомумиләштерәбез һәм системалаштырабыз, әмма алга таба барырга кирәк: бозулар табу – ул үзмаксат түгел. Тәэсирле, кисәтүче чаралар кирәк, – дип ассызыклады ул. 

ЯРДӘМГӘ – ЯҢА МЕТОДИКАЛАР

Эшче төркем тарафыннан әзерләнгән Җир ресрурслары белән идарә итү һәм аларны куллануны ведомствоара системалы рәвештә тикшерүне оештыру буенча методик тәкъдимнәрне җирдән файдалану өлкәсендә системалы контрольне тәэмин итүгә юнәлдерелгән инструмент сыйфатында карарга мөмкин.
Эшче төркем җитәкчесе, Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, документны әзерләү барышында җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге, шул исәптән ихтимал булган коррупция күренешләре белән бәйле булган төп куркынычларга анализ ясалган. Дәүләт һәм муниципаль финанс тикшерүе органнары, күзәтчелек һәм хокук саклау органнарының җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә үткәрелгән тикшерү эшчәнлеге нәтиҗәләре гомумиләштерелде, үзенчәлекле бозулар һәм кимчелекләргә күзәтү тәкъдим ителде. Куркынычлар белән идарә итү буенча типовой чаралар күрсәтелде, тик алар соңгы вариант түгел һәм кирәк чакта вәкаләтле органнары эшчәнлегенең чынбарлыктагы хәлләрен истә тоткан хәлдә тәгаенләштереп бетерелергә тиеш. Бу җәһәттән документны эшләрендә куллану өчен муниципаль берәмлекләргә җибәрү, аны җирле үзидарә органнарының көндәлек эшчәнлегендә гамәли яктан куллануны тәэмин итү, үз вакытында актуальләштереп тору җир куллану өлкәсендәге тикшерү һәм кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк. 
Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев документка тагын бер пункт – торбаүткәргечләр салынган җирләр буенча теркәү документацияләренә тулы ревизия кирәклеге турындагы пунктны кертергә тәкъдим итте. Башкарма комитетлар мондый кишәрлекләрне бүлеп бирергә тиеш түгел – кешеләр, озак вакыт дәвамында гамәлгә керә торган мина турында белмичә торып, йортлар сала башлаячак, дип саный ТР Дәүләт Советы депутаты.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендәге төп яңалыклар, бозуларны булдырмый калу механизмнары турында сөйләде. Методик тәкъдимнәрне төзү эше буенча параллель рәвештә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен үстерү стратегиясе проекты әзерләнгән. Әлеге документта да ВКСның Методик тәкъдимнәрендә урын алган аерым нигезләмәләр исәпкә алынган инде.
Утырышны тәмамлаган чакта 2017 елга Тикшерү чараларының җыелма планын төзү, шулай ук дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан ачыклана торган бозулар һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча Бәяләмә (2016 ел өчен эш нәтиҗәләре буенча) әзерләү буенча эшче төркем булдыру турында оештыру мәсьәләләре каралды. 


Документлар