13.12.2016

13 декабрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының Методология мәсьәләләре буенча Комиссиясе утырышы булып узды. Биредә, тышкы финанс дәүләт контроленең (аудитының) типовой стандартларын эшләп чыгару буенча эшче төркем рәисе буларак, Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев тә катнашты.

Утырышта типовой стандартларның яңа һәм эшләп бетерелгән проектлары тәкъдим ителде. Стандартларның бер өлеше хупланды һәм аларны карау өчен РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы Президиумына юлларга дигән карар кабул ителде. Калган проектларны, яңадан бирелгән тәкъдимнәрне истә тоткан хәлдә, тәгаенләп бетерергә туры киләчәк. 

Икенче көнне А.Вәлиев  региональ һәм муниципаль тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләре өчен Россия Хисап палатасының системалы анализ буенча фәнни-тикшеренү институты тарафыннан оештырылган квалификация күтәрү курсларында лекцияләр белән чыгыш ясады.


Документлар