13.12.2016

Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советының 13 декабрьдә узган чираттагы утырышында республиканың тышкы финанс тикшерү органнары эшчәнлегенең кыскача «безгә тагын да яхшырак булырга комачаулый торган барлык нәрсә турында да» дип атарга мөмкин булган аеруча актуаль темалары каралды.

МӨҺИМ ЮНӘЛЕШЛӘРГӘ БАСЫМ ЯСАУ
Утырышны ачып җибәреп, Совет рәисе Алексей Демидов шуны хәбәр итте: республика Хисап палатасы муниципаль берәмлекләрдә комплекслы тикшерүләр үткәргән вакытта ел саен җирле бюджетлар чараларын файдалануда һәм муниципаль милек белән идарә итү вакытында хилафлыкларның шактый күләмен ачыклый. Әле тулы булмаган 2016 ел өчен алар тикшерү-хисап органнары ачыклаган бозуларның гомуми күләменә карата 63,4% тәшкил итә. Шуңа күрә беренче булып әлеге өлкәдәге кимчелекләр һәм бозуларны ачыклау өлешендә тикшерү эшчәнлеге практикасы турында Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәковны тыңларга карар кылынды.  
Хисап палатасының экспертиза һәм методология идарәсе җитәкчесе Лариса Мансурова чыгышы «программа» бюджетына күчү кысаларында  тышкы финанс тикшерүе органнары эшчәнлегенең аерым мәсьәләләренә багышланган иде.  Ә Хисап палатасының экспертиза һәм методология бүлеге җитәкчесе Игорь Вилков тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) барышында ачыкланган бозуларның яңа Классификаторын куллану үзенчәлекләре турында хәбәр итте. Щлеге Классификатор моннан ике ел элек Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы тарафыннан хупланган һәм куллануга тәкъдим ителгән иде. Ләкин документның яңа редакциясендә элеккегесе белән чагыштырганда җитди аермалар булу сәбәпле, аны аңлату вакытында аерым кыенлыклар килеп чыккан. 
Тышкы финанс тикшерүе органнарының вәкаләтләрен тормышка ашыру өлкәсен көйләү мәсьәләләре турында үзенең чыгышында ТР Хисап палатасының юридик бүлеге башлыгы София Козина сөйләде.
Алга таба бюджет законнары өлкәсендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашырып, 2016 елның узган чоры эчендә муниципаль тикшерү-хисап органнары вазыйфаи затларының шундый 103 беркетмә төзегәннәре билгеләп үтелде. Күп очракта нигез булып бухгалтер исәп-хисабына таләпләрне дорфа бозу фактлары тора. Гомуми күләме 211 мең сум булган штраф рәвешендә административ җаваплылыкка 55 вазыйфаи зат тартыла.   
Әлеге штрафларның күпчелеге Казан һәм Түбән Кама районы тикшерү-хисап органнары тарафыннан язылган. Шуңа күрә әлеге юнәлештә башкарылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга Казан Тикшерү-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиевка тәкъдим ителде. 
Үз чиратында, Түбән Кама районы ТХО башлыгы Марина Юмангулова хезмәттәшләренә сатып алуларга аудит уздыру практикасы турында сөйләде. 
Үтеп баручы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча муниципаль тикшерү-хисап органнары 701 тикшерү чарасы уздырган, 1 609 объект тикшерүгә дучар ителгән. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча барлыгы 2393 млн. сум күләмендә чаралар күрелде һәм чаралар муниципаль берәмлекләр бюджетларына кире кайтарылды. 
Иң зур нәтиҗәлелекне Казан шәһәре (рәисе – Илнар Нургалиев), Яр Чаллы (Җәмилә Ханмурзина), Бөгелмә (Ләйсән Фәтхетдинова), Чүпрәле (Рәзидә Гафурова), Яшел Үзән (Дмитрий Сапожников), Минзәлә (Гүзәлия Әхмәдуллина), Менделеевск (Миңлерәсимә Әхмәтшина), Түбән Кама (Марина Юмангулова), Нурлат (Марина Ибраһимова) һәм Ютазы (Зилә Айтыкина)  муниципаль районнары тикшерү-хисап органнары күрсәтте.  
Эшләрендә активлылыкны арттырып, Азнакай (Наталья Сәлимова), Буа (Альберт Вәлиуллов), Биектау (Фаил Мөхәммәтшин), Лениногорский (Фирдәвес Хәбибуллина), Питрәч (Сергей Павлов), Сарман (Рәмзия Сәлимҗанова), Тәтеш (Валерий Садыков) муниципаль районнары палаталары да  үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. 
Кайбер тикшерү-хисап органнарының эшләрен активлаштыру өчен билгеле бер резервлары барлыгы билгеләп үтелде. Бу рәттә – Алексеевский (Валерий Сергеев), Әлки (Андрей Агапов), Арча (Надия Сафиуллина), Алабуга (Вера Сазанова), Кама Тамагы (Роман Михеев), Спас (Мансур Гиматдинов), Теләче (Салават Фәрхетдинов) муниципаль районнары палаталары.

КУРКЫНЫЧЛАРНЫ БӘЯЛӘҮ ҺӘМ КИСӘТҮ
Алексей Демидов Россия Федерциясе Президентының күптән түгел генә РФ Федераль Җыелышына җибәрелгән Юлламасыннан түбәндәге сүзләрне искә төшерде: «…тикшерү-хисап органнары эшендә тикшерүләр санын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә торган куркынычларны бәяләүгә нигезләнгән алымны кертүне тизләтергә кирәк, әмма алар аның нәтиҗәлелеген күтәрәчәк. Органнар бозуларны ачыклау белән генә түгел, ә аның кисәтү юнәлешендә дә шөгыльләнергә тиеш,  формаль рәвештә генә түгел, ә эчтәлекле итеп шөгыльләнергә, һәм бу – бик мөһим... ».
- Тагын бер тапкыр басым ясап әйтәм, хокук бозуларны кисәтү, безнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү – тикшерү-хисап органнары ачыклаган бозуларны бетерү буенча тикшерелгән оешмаларның оператив рәвештә чаралар күрүе, алга таба да безнең эштә өстенлекләрнең берсе булып торырга тиеш, – дип ассызыклады А.Демидов.  

НӘТИҖӘЛЕЛЕККӘ АУДИТ – МӨҺИМ ӨЛЕШ 
  Июньдә булып узган Россия Федерациясе муниципаль тикшерү-хисап органнарының Гомуми җыелышында хәзерге заман контракт системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары эшчәнлегендә муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә үтә күренмәлелекне, сыйфат һәм чыгымнарны киметүне тәэмин итү өчен өстенлекле юнәлеш итеп товарлар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә нәтиҗәлелек аудиты уздыру билгеләнде.  
Быел әлеге юнәлеш буенча 13: Әгерҗе, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Тукай муниципаль районнары тикшерү-хисап органнары эшләде.  
Һичшиксез, муниципаль тикшерү-хисап органнарының төп өлеше аз санда булганда шундый эш уздыру җиңел түгел. Шуның белән бергә бүгенге моментка методик документлар эшләнгән, Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре шулай ук һәрвакыт ярдәм күрсәтәләр.   
- 44-ФЗ номерлы Федераль законы буенча вәкаләтләрне тулы күләмдә башкарып чыгу буенча эшне дәвам итәргә кирәк, – диде Алексей Демидов, алдагы вакытка бурычларны ачыклый-ачыклый. 

СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ – АЕРЫМ ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ
 Агымдагы елда Хисап палатасы тикшерү чараларның кайберләрен Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча уздырды. Бу эштә урыннарда билгеле бер ярдәмне муниципаль хезмәттәшләр күрсәтте. Алексей Демидов аларга социаль-мәдәни һәм күпфункцияле үзәкләр (авыл клублары) төзелешенә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтка бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә социаль объектлар төзегәндә мәйданнарны ачыклау һәм бәянең типовой нормативларын саклауны тикшерү барышында бергәләп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.  
Беренче тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл клубларын төзү һәм файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча 19 тәкъдим әзерләнде. Аерым алганда, авыл клублары эшчәнлегендә  аларның эш сәгатьләрен оптимизацияләү, объектларны кирәкле җиһазлар һәи инвентарь белән җиһазлап бетерү, кадрлар белән тәэмин итүне камилләштерү, авыл клублары базасында мәдәни-ял һәм спорт чаралары үткәрү практикасын киңәйтү хисабына резервлар билгеләнде.   
Муниципаль берәмлекләрдә социаль объектлар төзегәндә мәйданнарны ачыклау һәм бәянең типовой нормативларын саклауга анализ барышында шулай ук зур эш башкарылды: төзелгән мәктәпләрнең бер урынга исәбеннән бәя диапазоны билгеләнде; яңа төзелгән мәктәпләрнең гамәлдәге тулышы анализланды; социаль объектларны төзегән һәм файдаланган вакытта бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.  
– Әмма тынычланырга ярамый, – дип ассызыклады А.Демидов. – Әлеге юнәлешне аерым контрольдә тоту кирәк дип саныйм. Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрнең үтәлеше безнең игътибар астында да булырга тиеш. Алдагы вакыт аралыгына эш планына муниципаль берәмлекләрдә социаль-мәдәни объектлар төзелешенә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтка бүлеп бирелгән бюджет чараларын файдалану, шулай ук аларны төзегәндә мәйданнарны ачыклау һәм бәянең типовой нормативларын саклау мәсьәләләре буенча тикшерү чараларын да кертү зарур. Тикшерүләр барышында социаль объектларның тулышы, халык ягыннан ихтыяҗ булуга, муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. 

ИҢ ЯХШЫЛАРНЫҢ САНЫ АРТА
Утырыш азагында ТХО Советының 2017 елга эш планы расланды һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы финанс тикшерүчесе» исеменә үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Бәйгедә катнашу өчен 23 муниципаль тикшерү-хисап органы вәкилләре: 19 рәис һәм 4 аудитор (узган елда – 18 катнашучы булган) үз эшләрен җибәргән. Алар муниципаль берәмлекләрнең ике төркеменә бүленгән. Берсенә Казан һәм шәһәр җирлекләре дә, авыл җирлекләре дә кергән муниципаль районнар, икенчесенә – составында башлыча авыл җирлекләре генә булган муниципаль районнар вәкилләрен керткәннәр.  
Нәтиҗәдә иң югары балларны һәм алар белән бергә 2016 ел бәйгесе җиңүчесе дипломнарына тикшерү-хисап палаталары рәисләре Вера Сазанова (Алабуга муниципаль районы) һәм Роман Губкин (Яңа Чишмә муниципаль районы) лаек дип табылдылар.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы Мактау грамоталары белән Минзәлә муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Гүзәлия Әхмәдуллина, Әлмәт муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасы Рәисе урынбасары Гөлнара Насыйбуллина, шулай ук Түбән Кама муниципаль районының Тикшерү-хисап палатасы төзелүнең 10 еллыгы уңаеннан аның Рәисе Марина Юмангулова һәм инспектор Диләрә Сәлахова дә бүләкләнде. 


Документлар