09.12.2016

8 декабрьдә, БМО Генераль Ассамблеясе игълан иткән Коррупциягә каршы Халыкара көн алдыннан, Татарстан Хисап палатасында Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре һәм Хисап палатасы коллективы арасында очрашу булып үтте.

Чара Татарстан Республикасында коррупция килеп чыгу куркынычлары һәм килеп чыккан очраклар турында видеофильм күрсәтү белән башланып китте. Аннан соң Коррупциягә каршы сәясәт буенча ТР Президенты Идарәсе хезмәткәре Руслан Гатин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты хезмәткәре Лилия Зиннәтуллина чиновникларның чыгымнарын тикшерү практикасын көйләүче Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча Комиссиянең эксперт төркеме эше турында, кызыксынулар һәм шәхси кызыксынучанлык конфликты, керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр тутырганда җибәрелә торган хаталар турында, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында, бүләкләр алуны тыю турында сөйләдер, шулай ук Хисап палатасы хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. 

Чарада шулай ук бәйсез эксперт, икътисад фәннәре кандидаты, Казан Идел буе (федераль) университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты доценты Роза Андреева да катнашты.




Документлар