19.11.2016

Татарстан Хисап палатасы командасы 19 ноябрьдә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында уздырылган бадминтон ярышларында үзенең иң көчле булуын раслады.

Быелгы турнир катнашучыларның яңа рекорды (27 команда) һәм регламентта үзгәрешләр белән аерылып торды. 

Командалар очрашуы элеккечә өч уеннан торды. Ләкин ике ир-егетләр уеннарының берсен микст белән алыштырдылар. Яңалык башка командаларның турнирда җиңүенә мөмкинлекләрен арттыруга юнәлдерелгән иде, чөнки бадминтон буенча ярышларның алдагы өч елында Хисап палатасы командасы бер генә шәхси уенда да оттырмады. Шуның өстенә Спартакиада турындагы Нигезләмәдә бер уенчының аерым уенда һәм микстта катнаша алмавы турында махсус билгеләп үтелде. 

Регламентка үзгәреш кертү безнең команданың җиңүгә омтылышына берничек тә йогынты ясый алмады, ул турнир челтәре буенча үз көндәшләрен “коры” рәвештә җиңде.

Шулай итеп, рәттән дүртенче тапкыр, бер генә уенда да җиңелмичә, безнең команда 1 нче урынны яулады. Җиңүләр өчен безнең бадминтончыларга – җыелма команданың аксакаллары Мария Вьюгина, Алексей Андреев, Дмитрий Максимовка һәм команданың яңа әгъзасы Лилия Әмировага – кубок, диплом һәм медальләр тапшырылды.



Документлар