10.11.2016

10 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелегендә узган утырышында соңгы 2,5 ел эчендә Балык Бистәсе муниципаль районының бюджет үтәлешен, бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерүнең нәтиҗәләре расланды.

Фикер алышу вакытында тулаем алганда 2014-2015 елларда Балык Бистәсе районының социаль-икътисадый үсешенең уңай динамикасы билгеләп үтелде. Тулай территориаль продукциянең күләме 2015 елда 1% ка, үскән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 3%ка арткан. Барлык финанслау чыганаклары исәбенә төп капиталга инвестицияләр күләме 40%ка арткан. Кызганычка каршы, халык саны соңгы өч ел ярым эчендә 1 мең кешегә кимегән һәм 26,1 мең кешене тәшкил иткән.

Җирле бюджет керемнәрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан кире кайтарылмый торган кертемнәрнең чагыштырма авырлыгы 2014 елда – 78%, 2015 елда – 76,4% тәшкил иткән.

Тикшерү чарасы белән җитәкчелек иткән Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев сүзләре буенча, тикшерелгән чараларның гомуми күләме 1 295 млн. сум тәшкил иткән, 58 млн. сумлык бозулар ачыкланган (тикшерелгән чараларның 4,5%ы дигән сүз). 10 учреждение тикшерелгән. Алар нәтиҗәләре буенча 11 акт, шулай ук административ хокук бозулар турында Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистә Башкарма комитеты җитәкчесе һәм сәркатибенә карата ике беркетмә төзелгән.

Тикшерү чарасы үткәрү вакытына 2013-2014 еллардан бирле районда гомуми мәйданы 765,4 га булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең файдаланылмавы ачыкланган.

Альберт Вәлиев шулай ук тикшерү вакыт аралыгында район Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының шәхси торак төзелеше өчен, аренда хокукларын алуны исәпкә алып, барлыгы 948 кишәрлек, ә аларның бары тик 11 е генә аукционнар аша сатканын билгеләп үтте. «Кишәрлекләрне сатуның конкуренциясез юллары аларны бирү процедураларының үтәкүренмәлелеге бетүгә китерә», – дип ассызыклады ул.

Шумково авыл җирлеге территориясендә Хутор авылы янында «Арыш» ҖЧҖ нә карый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге гомуми мәйданы  226 га булган территориядә  тикшерүчеләр эшли торган асфальт заводына тап булдылар –җирләрне файдалануның рөхсәт ителгән категориясен бернинди үзгәртү булмаган һәм Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында завод милекчесе турында мәгълүмат юк.

Ачыкланган бозуларның күп өлеше – бюджет классификациясенең туры килми торган маддәләре буенча чыгымнарны түләү – Балык Бистәсе штб. һәм район башкарма комитетларында җибәрелгән.

Резерв фонд чараларын куллануны тикшерү вакытында аны файдалану тәртибе бозылган: 1,2 млн. сум район учреждениеләренең агымдагы чыгымнарын түләүгә тотылган (ЯММ, запас частьләр, хуҗалык товарлары һ.б.).

12 млн.нан аз гына кимрәк бозулар муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану өлкәсендә җибәрелгән. Шулай итеп, ревизия ясаучылар «Йолдыз» балалар бакчасы складында гомуми кыйммәте 1,6 млн. сум булган исәпкә алынмаган милек булуын ачыклаганнар. Тикшерү барышында алар исәпкә алынды.

- Балык Бистәсе бистә башкарма комитеты 2008 елда «Балык Бистәсе» МУП нә бушлай файдалануга «Аква» су белән тәэмин итү системасын һәм пластмасса савытларны ваклау җайланмасын тапшыра. Әмма коммуналь инфраструктурасының ике объекты да  тикшерүгә тәкъдим ителмәде, ә чүп-чарны сортларга аеру линиясен ватык, эшләми торган халәттә күрсәттеләр, – дип хәбәр итте А.Вәлиев.

 – Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча җибәрелгән бозулар өчен Балык Бистәме штб. башкарма комитеты башлыгы эшеннән азат ителде, – дип хәбәр итте муниципаль хакимият башлыгы Илһам Вәлиев. – Барлык җаваплы затларга алга таба мондый бозуларны җибәрергә ярамаганлыгы турында ассызыкланды. Учреждение җитәкчеләренә үзләренең вазыйфаи бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре өчен гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга тәкъдим ителде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе муниципаль башлыгына ачыкланган кимчелекләрне һәм бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына, муниципаль сатып алуларны бозу очраклары буенча – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырылды. 


 Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.


Видеоматериалы

ФОТО

Документлар