10.11.2016

10 ноябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелегендәге утырышында 2013-2015 елларда һәм 2016 елның узган вакыт аралыгында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күрсәтүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларының максатчан һәм нәтиҗәле файдаланылуын тикшерү нәтиҗәләре яңгырады.

Аудитор Азат Вәлиев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыкларының (КФХ) саны, 2013 ел белән чагыштырганда, 83 берәмлеккә арткан һәм 2753не тәшкил итә. Аларның тулаем продукциясе әлеге вакыт аралыгында 6,6 млрд. сумга, шул исәптән терлекчелек буенча 59% ка,  арткан.

2013-2015 еллар һәм 2016 елның 9 ае эчендә федераль һәм республика бюджетыннан финанслау күләме гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә 440 млн.сум, яңа эшен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм күрсәтүгә – 360,7 млн. сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча уздырылган тикшерү 21 крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан министрлыкка гомуми күләме 39,2 млн. сум булган грант чараларын максатчан файдалану турында хисап тапшырылмаганлыкны күрсәтте.

Өч хуҗалыкта ферма төзелешенең башланмавы, 8 есенең фермасы булуы, әмма терлекләре булмавы, ә бер фермада янгын чыкканлыгы ачыкланды. Калган КФХ башлыкларының фермалары төзелеш яисә реконструкция стадиясендә, фермаларда терлекләре бар.  

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан дүрт КФХ башлыгына карата җинаять эше кузгатылган, алардан грант чараларын кире кайтарту турында суд карарлары бар.

Хисап палатасы тикшерүе вакытында өч фермер министрлыкка гомуми күләме 3,6 млн. сум булган файдаланмаган грантларын кире кайтарды.

Материалларда шулай ук крестьян (фермер) хуҗалыкларының грант бирү турындагы килешүләрдә билгеләнелгән нәтиҗәлелекнең даими эш урыннары булдыру буенча план күрсәткечләренә ирешелмәгәнлеге дә билгеләнеп үтелә. «Гаилә терлекчелек фермалары» категориясе буенча бик аз гына планга җитеп бетмәсәләр (94%), «Башлап җибәрүче фермерлары» категориясендә исә бары тик – 49% кына.  Терлекчелек фермаларын нәселле һәм товарлыклы терлекләр белән комплектлау буенча күрсәткечләр дә планнан түбән дәрәҗәдә. Үтәлеш дәрәҗәсе сыерларныкы – 53%, атлар – 73%, сарыклар – 76% тәшкил итә. Ә менә кош-кортлар буенча план 12 %ка арттырып үтәлә.

Алга таба аудитор игътибарны министрлыкның Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү турындагы нигезләмәсендә:

- гаризалар кабул итү турында хәбәр итү датасыннан бәйге үткәрүгә кадәрге минималь вакыт аралыгы, ягъни гаризалар кабул итү тәмамлану вакыты;

- грантның зурлыгын ачыклау тәртибе;

- максатчан күрсәткечләрнең дөреслеген тикшерү механизмы күрсәтелмәвенә юнәлтте.

Моңардан тыш, «эш урыннары булдыру өчен шартлар булдыру» формулировкасы эш урыннарының төгәл булдыруны гарантияләми. Шулай ук, нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешмәгәндә, карарлар кабул итү механизмы һәм вариантлары эшләнмәгән.  

- Республиканың 18 муниципаль районында 44 крестьян һәм фермер хуҗалыгы башлыклары арасында анкета уздырылды, – дип сүзен дәвам итте А. Вәлиев. – Алар үз эшчәнлекләрендә корылык, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең югары булуы, кирәкле кадрлар җитешмәве, терлекчелек продукциясен урнаштыру белән проблемалар, дәүләт ягыннан җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм булмау кебек проблемалар белән очрашалар. Фермерларның төп теләге – грантлар күләмен арттыру.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр иткәнчә, Хисап палатасының күрсәтмәләре буенча министрлык тарафыннан конкрет чаралар күрелде. Мәсәлән, 2017 елдан башлап, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантның чик күләме ике тапкыр – 10 млн. сумга кадәр арттырылачак.

Грантны максатчан файдалану турында билгеләнгән вакытка хисапларын бирмәгән 16 фермерга карата судка грант алучыларның чараларын кире кайтару турында дәгъва гаризалары җибәрелгән. Урыннарга чыгып, 301 проблемалы грант алучы тикшерелгән, актлар төзелгән һәм дәгъва эше алып барыла.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ачыкланган кимчелекләрне һәм бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен ТР Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелә. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла. Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәрелә.

 

Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.


Видеоматериалы

ФОТО


 

Документлар