03.11.2016

3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының 22 нче утырышында «2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар планлы вакыт аралыгына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

 

Парламент сессиясе эшендә катнашучы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар планлы вакыт аралыгына Татарстан Республикасы бюджеты проектына ТР Хисап палатасы бәяләмәсе турында доклад белән чыгыш ясады.  

Ул парламентарийларның игътибарын республика бюджетын төзү һәм үтәү вакытында аерым игътибар бирелә торган берничә аспектка юнәлтте.

Беренчедән, бу – программаны тәшкил итүче өлеш. 2017 елга закон проектында 30 дәүләт программасы буенча чараларны тормышка ашыруга 154 миллиард сумнан артык чара  карала. Күп кенә дәүләт программалары буенча финанслау күләмнәре 2016 елга (башлангыч) план билгеләнешләре белән чагыштырганда шактый артык күләмдә карала, дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе.

Бюджет проекты буенча икенче мөһим мәсьәлә – дәүләт бурычы дәрәҗәсе буенча Татарстан куркыныч зонадан читтә тора, аңа хезмәт күрсәтү буенча чыгымнар шактый түбән ставкалар буенча саналган. Закон проектында федераль бюджеттан субсидияләр алу шартларын үтәү өчен резервлар да карала. Шул ук вакытта чаралар агымдагы ел бюджетын төзегән вакыттагыга караганда резервта артыграк калдырылган.

Алексей Демидов шулай ук тәкъдим ителгән бюджет проектының халыкка дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары комплексын саклауны тәэмин итүен дә билгеләп үтте. Халык алдындагы норматив йөкләмәләрне үтәүгә чаралар, индексацияне истә тотып, тулы күләмдә карала. Ул депутатларның игътибарын бюджетта ике яңа социаль әһәмияткә ия проект – бакчачылык, яшелчәлек һәм дача җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерү һәм тоту буенча (2017 елга 550 млн. сум) һәм «Олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» (3 млн. 700 мең сум) проектларын тормышка ашыру фактына юнәлтте. 

*     *     *

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 нче утырышында

Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгышы

 

«2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектына Хисап палатасы Бәяләмәсе законнар таләпләренә туры китереп әзерләнде һәм Дәүләт Советына юлланды.

Бюджет проектында чыгымнар чагылышының тулылыгын һәм бюджет ассигнованиеләренең дәлиллеген раслау максатларында уздырылган экспертиза кысаларында Финанс министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән өстәмә мәгълүматлар анализланды.

 

Хисап палатасы Бәяләмәсендә бюджет проектының барлык күрсәткечләренә дә тулы анализ ясала, шуңа күрә алдагы докладчылар тәкъдим иткән цифрларны кабатлап тормыйм.

Бүгенге көндә иң мөһим булган аспектны билгеләп үтәм.

Бюджетның төп салым керемнәре буенча 2017 елга күрсәткечләре гамәлдәге законнар һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы  нигезендә төзелде.

Аларга ирешү, һичшиксез, база макроикътисадый күрсәткечләр динамикасы, икътисадның төп тармакларында уңай тенденцияләрен саклау белән бәйле булачак. 

Шулай булуга карамастан, республика бюджеты керемнәре турыдан-туры аерым салымнар һәм аларны Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бүлү тәртибе буенча федераль дәрәҗәдә планлаштырыла торган үзгәрешләр кертү белән бәйле.

Биредә шуны да билгеләп үтәргә кирәк, федераль бюджет проектында керемнәр буенча язулар нормативлары һәрвакытта да регионнар файдасына булмый, хәзерге моментка донор регионнар өчен – ә Татарстан Республикасы алар рәтендә – өстәмә стимуллар билгеләнмәгән.

Әле хәзергә кадәр федераль законнар проектлары беренче укылышта да каралмаган.

Мондый хәлдә федераль актларны соңгы редакциядә кабул иткәнче республиканың чыгымнар өлешендә маневр ясау мөмкинлеге юк.

Республика бюджетын формалаштыру вакытында аерым игътибар бирелә торган мәсьәләләргә кыскача тукталып үтәм.

Беренчесе – бу – программаны тәшкил итүче өлеш.  2017 елга тәкъдим ителгән закон проектында 30 дәүләт программасы буенча чараларны тормышка ашыруга 154 миллиард сумнан артык чара  карала, бу бюджет чыгымнарының 88,4%ын тәшкил итә.  

Күп кенә дәүләт программалары буенча финанслау күләмнәре 2016 елга (башлангыч) план билгеләнешләре белән чагыштырганда шактый артык күләмдә карала. Мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалык (ТКХ) объектларын төзү һәм үзгәртеп кору буенча программа чараларын финанслау 3,2 мәртәбә арта (1,3 миллиард сумнан 4,2 миллиард сумга кадәр), спорт объектларын төзү һәм үзгәртеп кору буенча программа чараларын финанслау 2,4 мәртәбә (289 миллион сумнан 702 миллион сумга кадәр), сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлауга 2 мәртәбә (1 миллиард сумнан 2,1 миллиард сумга кадәр) арта.

Шуны да әйтергә кирәк, дәүләт программаларын планлаштырыла торган бюджет чараларын исәпкә алып үз вакытында тәгаенләү мәсьәләсе соң дәрәҗәдә актуаль. 2017 елда финанслау каралган утыз программаның бары тик алтысы буенча гына бюджет чаралары белән паспорт күрсәткечләре туры килә. Программа чараларын финанс белән тәэмин итү дәрәҗәләрендәге теләсә нинди үзгәреш аларны тормышка ашыру индикаторларына үзгәрешләре кертү белән бергә барырга тиеш, алай булмаганда бюджет чыгымнарын тормышка ашырганда программа-максатчан якын килүнең аермасын бетерү куркынычы барлыкка киләчәк. 

Шуңа бәйле рәвештә бюджет чыгымнарын аларны бирү максатлары белән бәйләү, финанслау күләмнәрен бюджетны планлаштыру этабында да, шулай ук дәүләт һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру процессында да нигезле булуы проблемасы үзенең актуальлеген саклый.

Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Татьяна Алексеевна Голикова Дәүләт Советының яңа составы алында чыгышында федераль дәрәҗәдә барлыкка килүче тискәре тенденцияне билгеләп үтте – «Финанс ресурсларының чикле булуын истә тотып, бюджет чараларын конкрет нәтиҗә белән бәйләп тоту принцибыннан гамәлдә баш тарту барлыкка килә. 2014 елда декларацияләнгән бюджет төзүнең программа принцибы девальвацияләнгән булып санала».  

Республика Хисап палатасы Хөкүмәт белән эшлекле сөйләшү һәм үзара хезмәттәшлек тактикасын алып бара, республика дәүләт программаларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертә.

Икенчесе. Бурыч сәясәте.

2017 елга республика бюджеты балансланган. Дәүләт бурычы дәрәҗәсе буенча Татарстан куркыныч зонадан читтә тора, аңа хезмәт күрсәтү буенча чыгымнар шактый түбән ставкалар буенча саналган.

Дефицитны каплауга исәп-хисапларда калган чараларны җибәрергә, шулай ук федераль бюджеттан кредитлар җәлеп итәргә планлаштырыла.

Һәм мин игътибар итәргә теләгән өченче нәрсә.

Республика бюджетының тәкъдим ителгән проектында керем өлеше бары тик үз (салым һәм салым булмаган) керемнәрен һәм җирле бюджетлардан «тискәре» трансфертларны үз эченә ала. Беренче укылышка ул федераль бюджет, Пенсия фонды һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды дәүләт корпорациясе чараларын исәпкә алмыйча ясалды.

Федераль бюджеттан субсидияләр күләмнәре буенча билгесезлек шартларында закон проектында аларны алу шартларын үтәү өчен чаралар карала – өч миллиард ярым сум диярлек (3 488,2 млн. сум) резервка алына. Максат – федераль программаларда катнашу һәм аларны республика территориясендә финанслаштыру форматында тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләргә (2 миллиард сумнан артык), кече һәм уртача эшмәкәрлеккә (500 миллион сум) ярдәм күрсәтү буенча чараларга, ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә (302 миллион сум) һәм ел саен федераль бюджеттан республика акчалар ала торган  юнәлешләр буенча башка чаралар каралган.

                       

Хисап палатасы үз эшендә депутатлар корпусына объектив һәм үлчәнгән мәгълүмат бирүне күздә тота. Шуңа күрә игътибарыгызны тагын шуңа юнәлтәм – сезнең куллардагы Бәяләмәдә фаразланган билгеләнешләрне күз алдына китерү өчен 2017 елның бюджет күрсәткечләрн анализлау нәтиҗәләре агымдагы ел белән чагыштырмада федераль бюджет чараларын исәпкә алмаган хәлдә бирелә, бу чагыштырма шартларны тәэмин итә.

Бюджетны формалаштыру һәм үтәү вакытында өстенлекле бурычларның берсе булып халык алдында дәүләт йөкләмәләрен һәм гарантияләрен тормышка ашыруны финанс белән тәэмин итү тора.

Тәкъдим ителгән закон проекты халыкка дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары комплексын саклауны тәэмин итә. Халык алдындагы норматив йөкләмәләрне үтәүгә чаралар, индексацияне истә тотып, тулы күләмдә карала.

Закон проектында чыгымнарның халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый торган яңа ике төрен үтәүгә чаралар карала. Бу бакчачылык, яшелчәлек һәм дача коммерциячел булмаган җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерү һәм тотуга 2017 елга 550 млн. сум күләмендә чаралар. Шулай ук «Олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыруга чаралар (3 млн. 700 мең сум) кертелгән.

Закон проектында инвестицияләргә һәм капиталь ремонтка чыгымнарны бүлүгә тармак принцибы буенча чыгымнар классификациясенең туры килә торган бүлекләре буенча беркетеп якын килүләр сакланган.

Беренче укылышта карауга тәкъдим ителгән закон проектында законнар тарафыннан билгеләнгән дәүләт бурычы һәм аңа хезмәт күрсәтүгә чыгымнар, дефицит күләменең ахыр чиктәге күләме, Хөкүмәтнең резерв фонды күләме өлешендәге барлык чикләүләр сакланылган.

Керем төрләре һәм Татарстан Республикасы бюджетына  салым кертемнәре буенча язулар нормативлары гамәлдәге бюджет законнарына туры килә.

Закон проекты бюджет проектын формалаштыруга һәм аның эчтәлегенә карата булган таләпләргә туры килә.

Хисап палатасы Бәяләмәсендә парламент тыңлаулары һәм Дәүләт Советы комитетлары утырышлары барышында депутатлар биргән сорауларда билгеләнгән юнәлешләрнең күпчелеге буенча мәгълүмат бар. 

 

 

ФОТО

Документлар