15.08.2016

15 августта Болгарда Татарстан Республикасындагы дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эшче төркеменең муниципаль берәмлекләрдә җир ресурслары белән идарә итү һәм файдалануны системалы контрольдә тотуны оештыру, җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә законлылыкны тәэмин итүгә ярдәм итүгә багышланган күчмә утырышы булып узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре, Алексеевск, Әлки, Спас һәм Чистай муниципаль районнарының кайбер авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 

Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы Рәисе Алексей Демидов утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан җир ресурсларын куллануның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген системалы рәвештә тикшерүне тәэмин итү бурычы куелганлыгы турында хәбәр итте. Тикшерү һәм хокук саклау органнары тарафыннан әлеге өлкәдә күпсанлы бозулар һәм җитешсезлекләр һаман табылып тора.

Эшче төркем җитәкчесе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Җир ресурслары белән идарә итү һәм файдалануга карата ведомствоара системалы тикшерүне оештыру буенча методик тәкъдимнәр проектын тәкъдим итте. Ул документта җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге төп бозулар һәм җитешсезлекләрнең системалаштырылган булуын, ихтимал булган хәвеф-хәтәрләр белән идарә итү буенча чаралар (кисәтү, уздырып җибәрә торган чаралар) тәкъдим ителгәнлеген билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы әгъзасы, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе органнары тарафыннан финанс-бюджет өлкәсендә ачыклана торган бозулар һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча еллык күзәтүнең гамәли юнәлештә һәм сорауга ия булуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе башлыгы Гүзәл Миндубаева муниципаль берәмлекләр вәкилләренә муниципаль милек белән файдаланган чакта килеп чыга торган актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова Методик тәкъдимнәрне эшләп бетергән чакта сулыкларның яр буенда урнашкан җир кишәрлекләрен законсыз рәвештә бирүне хәвеф-хәтәр сыйфатында күрсәтергә тәкъдим итте.

Эшче төркем утырышы нәтиҗәләре буенча Методик тәкъдимнәр тулаем алганда хупланды, барлыкка килгән тәкъдимнәр һәм өстәмәләр документны эшләп бетергән чакта искә алыначак. Методик тәкъдимнәрне Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының чираттагы утырышында карарга планлаштырыла.

 

Документлар