12.08.2016

12 августта Татарстан Хисап палатасына Ингушетия Республикасы Хисап палатасы Рәисе Мостафа Белхароев, Ингушетия Республикасы Халык Җыены Аппараты Җитәкчесе Мөхәммәт Яндиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Роберт Илъязов килде.

Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы Хисап палатасының Рәис урынбасары, аудиторлар һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасының тышкы дәүләт финанс тикшерүе органының тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитик эшчәнлегендәге төп юнәлешләр турында үз чыгышларында профиль бүлекләр башлыгы Игорь Вилков һәм Сергей Дмитриев сөйләде.

Очрашу барышында бюджет тармагындагы тикшерү буенча вәкаләтләр бирелгән органнарның үзара хезмәттәшлеген координацияләү мәсьәләләре хакында фикер алышу булып узды. Татарстан Республикасындагы дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлегенең уңай тәҗрибәсе белән танышканнан соң, Мостафа Белхароев тикшерү-күзәтчелек органнарының үзара килештереп эшләвен тәэмин итүнең әһәмиятле булуын ассызыклады.

Хуҗалар шулай ук кунакларга Татарстанның Тикшерү-хисап органнары советы кысаларында республика Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән эш һәм фәнни-методик эшчәнлек турында сөйләде.

 ФОТО

Документлар