28.07.2016

28 июльдә республика Сәламәтлек саклау министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән «Татарстан Хисап палатасы тикшерү материаллары буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина оешмаларында энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген үстерү» мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды.

Киңәшмә видеоконференция режимында ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников катнашында узды. 

Хисап палатасы тарафыннан уздырылган Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм әлеге тармакка караган учреждениеләр тарафыннан тотыла торган энергия ресурслары өчен түләүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты барышында ачыкланган бозулар турында министр урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте. Ул министрлык буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча үтәү өчен төгәл сроклар куелган план раслануы һәм боерыкка кул куелуы турында искә төшерде. Һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләренә инде кабул ителгән чаралар турында хисап тотырга мөмкинлек тә бирелгән иде.

Киңәшмәдә катнашучылар алдына энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү буенча түбәндәге төгәл бурычлар куелды:

- учреждениеләрнең 2016-2020 елларга энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне үстерү программасына үзгәрешләр кертергә;

- энергия ресурсларының чагыштырма чыгымнарының энергетик паспортларындагы норматив мәгълүматларга туры килүен тәэмин итәргә;

- файдасыз чыгымнарны юкка чыгару һәм энергетик паспортта күрсәтелгән энергия ресурсларын янга калдыру резервларын куллануны истә тотып төзелгән программалы оештыру һәм техник энергия саклау чараларын үтәүне тәэмин итәргә;

- квартал һәм еллык хисапларны тәкъдим иткәндә, энергетик нәтиҗәлелек буенча декларация тутырганда узган чордагы белән чагыштырганда энергия ресурсларын куллану артып киткән очракта мәгълүматның дөреслеген һәм нигезле аңлатма бирүне тәэмин итәргә;

- энергия ресурсларының бәясеннән һәм узган чорда чынлыкта кулланылган ресурслардан чыгып, учреждениеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә финанс ассигнованиеләрен планлаштыруны тәэмин итәргә.

Медицина учреждениеләре җитәкчеләренә энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру белән бәйле мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотарга йөкләмә бирелгән.

- Әгәр сездә нәрсә дә булса кулланылмый икән, бу турыда бары тик министрлыкка гына хәбәр итәргә, тиешенчә теркәтергә һәм җибәрергә генә кирәк. Һәм дәүләт милкен кулланганда нәтиҗәсез эш итү турында кисәтүләр алмау мөһим. Инде шактый күптән бу хакта шелтә алганыбыз юк иде, шуңа күрә җитәкчеләрнең игътибарын алга таба да аларны булдырмауга юнәлтәсем килә, – диде сәламәтлек саклау министры.


ФОТО


Документлар