26.07.2016

26 июльдә Хисап палатасының Алексей Демидов җитәкчелегендәге Коллегиясе утырышында 2014-2015 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан республика бюджеты чараларын куллануны тикшерүгә нәтиҗә ясалды.

Үзәк аппараттан тыш, идарә ведомствосына караган учреждениеләр составына Республиканың хайваннар авырулары белән көрәш станциясе, Республика ветеринария лабораториясе һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 47 шәһәр һәм район ветеринария берләшмәләре керә. Тикшерелгән чор эчендә аларны тотуга, эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм ветеринария-санитария ягыннан сәламәтләндерү буенча чараларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 979 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозулар күләме 27,6 млн. сум тәшкил итте.

Бозуларның төп өлеше, ә бу 25 млн. сумнан артык, дәүләт милкеннән куллану һәм идарә итү өлкәсенә туры килгән. Мисал өчен, учреждениеләр тарафыннан, республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешеп тормыйча, гомуми бәясе 7 млн. сумнан артыграк булган дәүләт милке тапшырыла. Ә Чирмешән берләшмәсе тарафыннан алынган 2,8 млн. сумлык 16 стационар дезинфекцияләү җайланмасы, шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килештермичә генә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә күчерелгән.

Шунысы да бар, әлеге алыш-бирешләр учреждение-баланста тотучыларның бухгалтерлык исәбендә дә чагылыш тапмаган. Шундый ук хәл Казан ветберләшмәсенең хисаплылыгы буенча да күзәтелә, биредә гомуми бәяләре 5,1 млн. сумлык дүрт ветеринария дәваханәсе биналары керемгә язып куелмаган.

Үз чиратында, Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы А.Гәрәев утырышта катнашучыларга болай дип белдерде: тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителгән һәм якын арада гомуми бәясе 26 млн. сумлык, ягъни ачыкланган бозуларның гомуми күләменә карата 94%ка кадәр чаралар күрелергә тиеш.

Шуннан соң аудитор Сергей Колодников билгеләп үткәнчә, бухгалтер хисаплылыгын бозып күрсәтү фактлары буенча өч учреждение җитәкчесе һәм баш хисапчыларына карата 12 административ беркетмә төзелгән.

Тикшерелгән учреждениеләрнең финанс хезмәтләренә төп чараларны һәм кулланырга ярамый торган матди байлыкларны үз вакытында гамәлдән чыгармау буенча да дәгъва белдерелде. Шулай, дүрт учреждениедә тулысынча тузган 14 кулланылмый торган җиңел автомобиль исәптә саналган һәм алар өчен транспорт салымы түләнеп барган.

Шул ук вакытта файдаланырга мөмкин булган мөлкәтнең дә кулланылмау очраклары ачыкланды. Мәсәлән, Чирмешән ветеринария берләшмәсендә гомуми бәясе 700 мең сум булган дүрт стационар дезинфекцияләү җайланмасы кулланыш тапмаган. Ә Мамадыш берләшмәсендә 2,2 млн. сумлык котельный бинасы кирәк булмаган.  

Хисап палатасының тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә күрсәтмә җибәрелгән. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенә тапшырыла.


ФОТО

Документлар