26.07.2016

26 июльдә Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2014-2015 еллар һәм агымдагы елның узган вакыт аралыгы өчен Татарстан Республикасы бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны, Арча муниципаль районы җирле бюджеты үтәлешенең аерым мәсьәләләрен тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды.

 

 

 

Аудитор Азат Вәлиев мәгълүматлары буенча бюджет чараларын максатсыз файдалану очраклары табылмаган. Шулай булса да, аерым юнәлешләр буенча бозулардан качып котылып булмаган. Барыннан да  бигрәк – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге муниципаль җирләрне файдалану өлешендә. Мисал өчен, агач эшкәртү производствосы урнашкан 230 мең квадрат метрлы мәйданлы 6 шундый кишәрлекнең файдалану бәясе район буенча уртача базар бәясеннән ике тапкыр кимрәк булып чыга.

Тикшерү материалларында билгеләп үтелгәнчә, 3 330,2 га мәйданлы һәм кадастр бәясе 64 млн. сумнан да артыграк булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр килешүләр төзелмичә генә файдаланыла.

Арчада 10 ар сутыйлы 3 кишәрлек шәхси төзелеш өчен дип бәяләнә һәм һәрберсе 100 мең сумга сатыла. Ә алар янындагы шундый ук ике кишәрлек – 200әр мең сумнан.

Моннан да гайре акылга сыймаслык бәя кую хәйләсе Иске Чүриле авыл җирлегендә урнашкан 27 га җир белән килеп чыккан. Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы кишәрлекне 137,7 мең сумга саткан. Бераз соңрак ул Интернетка сатуга 4,3 млн. сумга куелган.

Тикшерүчеләр Иске Чүриле авылында, Арча педагогия көллияте һәм Яңа Кенәр мәктәбе территорияләрендә яңадан төзелгән спорт мәйданчыкларында җитешсезлекләргә дә күрсәттеләр. Шурабаш авылы мәктәбендә капиталь ремонт һәм пластик тәрәзәләр куйганнан соң, спортзалда өстәмә вентиляция булмау сәбәпле, стеналар күгәрек белән каплана. Тикшерү барышында стеналар яңадан буялды, 10 тәрәзәгә һава суыру клапаннары куелды һәм вентиляция ремонтланды. 

Ачыкланган бюджет исәбен алып бару тәртибен күпсанлы бозу очраклары белән бәйле 15 факт буенча учреждение җитәкчеләрен һәм баш хисапчыларын административ җаваплылыкка тарту турында 30 беркетмә төзелде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Арча муниципаль районы башлыгына – күрсәтмә, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына – мәгълүмати хатлар җибәрелә. Тикшерү материаллары РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенә һәм республика Прокуратасына тапшырыла. 

 


ФОТО

 

Документлар