26.07.2016

26 июльдә Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2011-2014 еллар һәм 2015 елның 9 ае өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм аның тармак компетенциясендә булган учреждениеләр тарафыннан энергетика ресурсларыннан файдаланган чакта республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды чараларын куллануга карата үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турында хисапны раслады.

Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан нәтиҗәлелек аудиты форматында бюджет учреждениеләре тарафыннан кулланыла торган энергия ресурслары өчен түләүгә тотылган дәүләт ресурсларын тоткан чакта чараларны янга калдыру резервларын ачыклау буенча даими эш алып барыла,  дип билгеләп үтте А.Демидов. Сәламәтлек саклау республиканың Хисап палатасы тарафыннан бюджет өлкәсендә әлеге юнәлеш буенча нәтиҗәлелек аудиты үткәрелгән бишенче тармагы булды инде.

Министрлык аппаратыннан тыш, 91 сәламәтлек саклау учреждениесендә (гомуми санның 59%ы күләмендә) аудит узды. Республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә сарыф ителгән тикшерелгән чараларның гомуми күләме 4 907 млн. сум тәшкил итте.

Аудитор Сергей Колодников сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгында энергия саклау мәсьәләләрендә тикшерү, исәпкә алу һәм мониторинглауның нәтиҗәле системасы булдырылган. Бу өлешчә түбәндәге очрак белән раслана да: тикшерелгән чорда энергия ресурсларын куллану тулаем алганда тармак буенча тотрыклы рәвештә кимү динамикасына ия булды. Шулай, җылылык энергиясен кулланының еллык күләме 4 ел эчендә – 5,4%ка, электр энергиясен – 14,2%ка, табигый газныкы – 1,1%ка кимегән.

– Шул ук вакытта аудит министрлык тарафыннан энергияне саклау системасын оештыруда, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегендә аерым «тар урыннар» һәм җитешсезлекләр булуын ачыклады. Бу, безнең карашка, тармактагы энергиядән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә булган потенциалны тулы куәткә тормышка ашырырга комачаулады, – дип билгеләп үтте С.Колодников.

Энергия саклау буенча ведомство программасы планы 28 чараны үтәүне карады, шуларның 17се – тулы күләмдә, 10 сы өлешчә башкарылган. Шул ук вакытта башкарылмаган чаралар һәм тулы күләмдә үтәлмәгән чараларның күбесе тарафыннан җитди финанс чыгымнары каралмаган булган.

Энергоаудиторлар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 59 млн. сум күләмендә энергия ресурсларын файдасыз куллануны ачыклады. Җылылык буенча төп сәбәпләрнең берсе – төзелеш конструкцияләренең канәгатьләнерлек хәлдә булмавы. Шулай, термографик төшерү Аксубай, Чүпрәле үзәк район хастаханәләре, Республика балалар психоневрология шифаханәсендә, Республика онкология диспансерында, Казан медицина көллиятендә капиталь ремонттан соң тапшырылган объектларда җылылык югалуны күрсәтте. Төшерү шулай ук өч учреждениедә (Республика СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге, Республика балалар йорты, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге) 900 мең сумга уздырылган җылылык радиаторларын сыйфатсыз юдыру сәбәбе буенча җылылык югалтуны да ачыклады.  

Электр энергиясе буенча төп артык чыгым җитештерү ихтыяҗыннан башка электр җиһазларын файдалануга, су буенча – суны ябу арматурасының төзек булмавы һәм су куллануны тиешле дәрәҗәдә тикшерү булмауга бәйле.  Мәсәлән, Казан шәһәрендәге Республика СПИД үзәгенең күпфатирлы йортларда урнашкан  структура бүлекчәләрендә (Комаров урамы, 10 нчы йорт һәм Латыш укчылары урамы, 10 нчы йорт) җылылык энергиясе һәм су куллану өчен түләү шул ук биналарда урнашкан торак хуҗалары ширкәтенең исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча башкарыла. Учреждение хезмәткәрләре исәпләгеч приборлар янына килә алмыйлар, шуңа күрә алар тарафыннан күрсәткечләрне алу һәм су кулланган өчен түләүнең дөреслеген тикшерү дә башкарыла алмый.

Тикшерүчеләр бәяләмәсе буенча, булган приборларны яңадан торгызу буенча эш тиешле дәрәҗәдә актив алып барылмаган. Шулай итеп, 2015 елда 95 төзек булмаган исәпләгеч приборлардан (гомуми күләмнең 2%ы) чынлыкта 78е генә яңадан торгызылган.

– Энергия ресурсларын исәпкә алу приборлары булу һәм куллану – энергия куллануның нәтиҗәлелеген күтәрүдә мөһим өлеш ул, – дип саный С.Колодников. – Учреждениедә аның булмавы, яисә энергияне исәпкә алу приборының төзексезлеге, тикшерүләр практикасы күрсәткәнчә, энергия ресурсларын куллануга артык түләүнең иң төп сәбәпләренең берсе булып тора, чөнки әлеге очракта түләү исәпләнгән норматив буенча алына. 

Ревизия ясаучылар министрлык һәм аның тармак компетенциясенә караган учреждениеләрнең энергия белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләргә тиешле дәрәҗәдә аудит уздырмауларын билгеләп үтте. Анализ чынбарлыкта килешүләрнең тәэмин итүче монополистлар шартларында төзелүен, барлык бәхәсле ситуацияләр дә энергия белән тәэмин итүче файдасына чишелүен, нәтиҗәдә энергия ресурслары кулланган өчен артык түләү килеп чыгу куркынычы барлыкка килүен  күрсәтте.

Шулай, «Водоканал» МУП тарафыннан медицина университеты клиникасына норматив буенча субүлү хезмәтләре күрсәткән өчен 1,6 млн. сум түләргә исәпләп язылган. Шул ук вакытта медицина учреждениесенең суны исәпкә алу приборы коммерциячел исәптә торган һәм «Водоканал» алдында бернинди дә бурычы булмаган. Тикшерү барышында клиникага түләргә билгеләнгән исәп тәэмин  итүче тарафыннан дөрес түгел дип табылган.

Альтернатива булмау сәбәпле, Республика клиника неврология үзәге учреждениесенең Боровое Матюшино бистәсендәге филиалы да субүлү өчен арттырып түләргә мәҗбүр. Аудиторлар тикшергән вакыт аралыгы өчен әлеге арттырып түләү 10 млн. сумга якын тәшкил итә. Эш шунда ки, «Санта-2» ҖЧҖ медицина учреждениесе өчен бистәдә әлеге хезмәтләр белән тәэмин итүче бердәнбер оешма булып тора. Аларның бәясен фирма ел саен, күрсәтелгән хезмәтләрнең күләмен искә алмыйча, мөстәкыйль рәвештә билгели. Мисал өчен, 2014 елда үзәкнең Боровое Матюшино бистәсендәге филиалында су үткәрүнең кубометр бәясе 833,9 мең сум тәшкил итә (чагыштыру өчен – шул ук муниципаль районда урнашкан Лаеш үзәк район хастаханәсендә кубометр 34,2 сум, хастаханәнең Казандагы үзәк бүлеге өчен – 13,5 сум тора).

Урынга чыгып тикшерүләр барышында учреждениеләрнең чит оешмалар алып торган файдаланылмый торган биналар һәм мәйданнарны тоту өчен коммуналь чыгымнарны түләүнең аерым очраклары ачыклана. Шулай, Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитель һәм Республика СПИД үзәге тикшерелә торган вакыт аралыгында файдаланылмый торган биналарны җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен гомуми күләме 200 мең сум  булган түләүләр башкарганнар.  

Республика неврология үзәгендә 2008 елда республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча алынган гомуми бәясе 2,5 млн. сум булган ике газ җылыту казаны алганнан бирле кулланылмый.

Тулаем алганда, аудит барышында 154,1 млн. сумлык (тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 3,1%) бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күрелде һәм гомуми күләме  115,3 млн. сум булган бозулар бетерелде.

Уздырылган аудит материаллары Эксперт советы тарафыннан каралды, аның нәтиҗәләре буенча ясалган нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр нигезле дип табылды.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр иткәнчә, аудит нәтиҗәләре буенча министрлык тарафыннан 2020 елга кадәр энергия нәтиҗәлелеге ведомство программасына төзәтмәләр кертелде, ә медицина учреждениеләре өчен энергия куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча индикаторлар эшләнде. Министр тарафыннан Хисап палатасы ачыклаган бозуларны бетерү буенча үтәлүнең төгәл вакытлары белән план төзелде һәм боерык чыгарылды.  Якын арада, игътибарны төп проблема һәм мәсьәләләргә һәм аларны чишү юлларына юнәлтү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәйтелгән утырышы булачак.

  – Сезгә шулай ук тиз арада җитешсезлекләрне юкка чыгару юнәлешендә эш алып барсыннар өчен заказ бирүчене –  Баш инвестиция-төзелеш идарәсен дә җәлеп итәргә кирәк, – дип тәкъдим итте РФ ТК ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.

 

Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм Министрлар Кабинетына юлланды, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына юлланды. 

Документлар