22.07.2016

22 июльдә республика парламентында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Республикасы Хисап палатасы Рәисе Анатолий Заиченко белән очрашты. Очрашу Кырым Республикасы Хисап палатасы делегациясенең Татарстан Республикасына оештырылган рәсми визиты кысаларында узды. Кырымнан килгән хезмәттәшен Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов озатып йөрде.

Сөйләшү барышында регионара хезмәттәшлек итү, Кырым Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый тормышының төрле өлкәләренә Татарстан тәҗрибәсен гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алышу булып узды дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте. 


Документлар