21.07.2016

21 июльдә Татарстан Хисап палатасына Рәисе Анатолий Заиченко җитәкчелегендәге Кырым Республикасы Хисап палатасы делегациясе килде.

 

ТР Хисап палатасы Коллегиясе әгъзалары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Кырым Республикасы Хисап палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү төзелде. Үзара хезмәттәшлек урындагы документка ТХО җитәкчеләре Алексей Демидов һәм Анатолий Заиченко кул куйды.

Килешү тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге кысаларында уртак чаралар үткәрүне, һөнәри эшчәнлек тәҗрибәсе, статистик, хокукый, аналитик мәгълүмат, методологик документлар белән уртаклашуны һ.б. күз алдында тота.

– Россия Федерациясенең 85-нче субъекты булуына бик озак вакыт узмаса да, Кырым Республикасы тиз арада күпмилләтле һәм икътисадый яктан уңышлы үсеш алган Татарстан Республикасының тәҗрибәсен өйрәнергә тырышты, – дип ассызыклады Анатолий Заиченко. – Татарстанга барып кайтырга тәкъдим иткән Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов киңәше буенча  без Татарстан Республикасы Хисап палатасы турындагы Законны җентекләп өйрәндек һәм сезнең эштән күп нәрсәне үзебезгә алдык.

Биредә хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә хөкем сөргән бердәм фикер булуны күрү шатландырды, анда Татарстан Хисап палатасы да үзенең лаеклы урынын тотып тора. Без Казанга сезнең эшчәнлекнең барлык аспектларын күрер өчен килдек һәм сезнең тәҗрибәне бик теләп кулланачакбыз. Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов кунакларга Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының эшчәнлеге, Татарстан Хисап палатасының муниципаль тикшерү-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Татарстанның тикшерү-хисап органындагы экспертиза-аналитика һәм тикшерү-ревизия эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүматны үз чыгышларында идарә җитәкчеләре Лариса Мансурова һәм Дамир Шәмгунов җиткерде.

Коллегия әгъзалары һәм бүлекчәләр җитәкчеләре белән эшлекле очрашу барышында кунакларга шулай ук Татарстан Хисап палатасы турында видеофильм-презентация күрсәтелде.
 


Документлар