Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов барлык коллектив һәм ТР Тикшерү-хисап органнары советы исеменнән Казан Тикшерү-хисап палатасы хезмәткәрләрен, аның җитәкчесе Илнар Нургалиевны юбилей белән котлады һәм киләчәктә уңышлар теләде. « Компетентлык, принципиальлек, намуслылык киләчәктә дә җаваплы эшегезнең нигезе булып торсын!» – дип ассызыклады ул.
Алексей Демидов
шулай ук республика һәм Татарстан башкаласы хисап палаталарының ТР
Тикшерү-хисап органнары советы кысаларында үзара хезмәттәшлек итүләрен билгеләп
үтте. Һәм бүген Казан ТХП – Татарстанда
тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары арасында иң алдынгыларның берсе,
аның эшчәнлегенең нәтиҗәсе башка муниципаль берәмлекләрдәге тикшерү-хисап
органнары өчен үрнәк булып тора.
Муниципаль финанс тикшерүен үстерү һәм камилләштерүгә керткән өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле эшләүләре өчен Алексей Демидов Казан Тикшерү-хисап палатасы рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахманованы һәм Казан Тикшерү-хисап палатасы аудиторы Ольга Дряминаны Татарстан Республикасы Хисап палатасы Мактау грамоталары белән бүләкләде.