22.06.2016

22-23 июньдә Вологдада Россия Федерациясе Муниципаль тикшерү-хисап органнары союзының Гомуми җыелышы булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты.

Аның составына 13 муниципаль ТХО җитәкчеләре һәм ТР Тикшерү-хисап органнары советы сәркатибе, Татарстан Хисап палатасының оештыру бүлеге башлыгы Даниял Зәйдиев керде. 

Хәзерге вакытта Союз әгъзалары булып 312 муниципаль ТХП тора, Гомуми җыелышка 102 делегат килде, Союзның 130 әгъзасы ышанычнамә нигезендә читтән торып катнашты. Җыелышның Президиум составына Союзның ревизия комиссиясе рәисе, Казанның Тикшерү-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев керде. 

Форум эшенең беренче көнендә узган «Муниципаль берәмлекләрнең бюджет чыгымнарын оптимизацияләүнең төп коралы буларак сатып алулар өлкәсендәге аудит. Сатып алуларның нәтиҗәләрен һәм максатка ирешүен анализлау, бәяләү» темасына багышланган «түгәрәк өстәл»дә төп доклад белән Сочи шәһәр-курортының Тикшерү-хисап палатасы Рәисе, РФ МТХО Союзы Рәисе урынбасары Владимир Астафьев чыгыш ясады. 

Шулай ук «Тышкы муниципаль финанс тикшерүенең актуаль мәсьәләләре. Тәҗрибә һәм максатлар. Сораулар һәм җаваплар» темасына багышланган фикер алышу мәйданчыгы һәм «Муниципаль бурыч формалаштыруны тикшерү һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатлылыгы нигезе буларак аны финанс яктан тәэмин итү» дип аталган икенче «түгәрәк өстәл» оештырылган иде. Аларда Яр Чаллы шәһәре ТХП рәисе Татьяна Шливе чыгыш ясады. Дискуссияләрдә Түбән Кама муниципаль районы ТХП Рәисе Марина Юмангулова һәм Казан шәһәре ТХП Рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахманова катнашты. 

Дискуссион мәйданчык модераторы Волгоград ТХП Рәисе Владимир Гордин – Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм муниципаль ТХПның уңышлы хезмәттәшлеген, ә Воронеж ТХП Рәисе Елена Летвинчук  Татарстан Хисап палатасының нәтиҗәлелек аудитын үткәрүдәге уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.

Гомуми җыелышта МТХО Союзының һәм аның ревизия комиссиясенең 2015 елдагы эшчәнлеге турында хисаплар расланды. 

Документлар