21.06.2016

Хисап палатасы Болгар ислам академиясе төзелешенә һәм Казан Изге Анакай иконасы гыйбадәтханәсен торгызуга 100 мең сумнан артык акча күчерде.

Хисап палатасы хезмәткәрләре, бер көнлек хезмәт хакларын күчереп, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу «Яңарыш»  фондына мәдәният һәм тарих объектларын торгызу – Болгар ислам академиясе төзелешенә һәм Казан Изге Анакай иконасы гыйбадәтханәсен торгызу өчен хәйрия чаралары җыюда катнаштылар. 

«Яңарыш» фонды 2010 елда Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгын, «Зөя утрау-шәһәрчеге» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарих һәм  мәдәният һәйкәлләрен торгызу һәм үстерү, Татарстан Республикасы күп милләтле халкының тарихи, мәдәни һәм рухи традицияләрен саклау һәм үстерүгә ярдәм итүне оештыру максатларында оештырылган иде. 

Документлар