18.06.2016

Хисап палатасы командасы – Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узган җиңел атлетика буенча ярышлар призёры!

18 июньдә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежының йөгерү юлларында республика дәүләт органнарының үзләре тәкъдим иткән утыз командасының намусын яклаган 120 хезмәткәре катнашында  эстафета булып узды. «Иң тиз секундларны» һәм килешеп эшләүне күрсәтеп, составына Максимов Дмитрий, Вьгина Мария, Андреев Алексей һәм Секалина Ольга кергән Хисап палатасы командасы өченче урынны яулады һәм мактау кубогы һәм диплом белән бүләкләнде. Хөрмәт пьедесталындагы беренче ике  урынны әлеге ел Спараткиадасының берсүзсез лидерлары булган республика Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты Аппараты командалары яулады.  

Спортның дүрт төре буенча булып узган ярышлар нәтиҗәләре нигезендә Хисап палатасы командасы 2016 елгы Спартакиаданың гомуми зачетында дүртенче урында тора.


Документлар