16.06.2016

16 июньдә РФ Хисап палатасы каршындагы Россия тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы әгъзасы Алексей Демидов аудиторларның Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узган «Икътисадый сәясәт коралы буларак бюджет үзенчәлекләре» дип аталган ачык дискуссиясендә катнашты.

Арасында финанс министры Антон Силуанов, РФ Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты Рәисе Андрей Макаров, Россиянең әйдәп баручы икътисадчылары һәм финансчылары Андрей Клепач, Ярослав Кузьминов, Владимир Мау, шулай ук Мексика, Италия, Кипр Республикасы һәм Кытайның финанс тармагы вәкилләре булган дискуссиядә катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышты: бюджет икътисадый сәясәт коралымы, әйе икән, – аның нигезенә нинди механизмнар салынырга тиеш, нинди чыгымнарга өстенлек бирергә, һәм икътисадый үсешкә алар керткән өлешне ничек бәяләргә? Дәүләттән ярдәм ала торган үсеш институтларының нәтиҗәлелеге нинди? Нәрсә нәтиҗәлерәк: үсеш институларына ярдәм итүме, әллә туры бюджет инвестицияләреме? Бюджет тармакларына карата дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген ничек бәяләргә? Бүгенге көндә бюджет процессында финанс тикшерүе югары органнарының әһәмияте нинди һәм урыны кайда: нәтиҗәле мониторинг, тәвәккәллек – юнәлдерелгән тикшерү яки идарә буенча карарлар кабул итүдәге нәтиҗәлелеккә бәя бирү? Милләтара институтлар кысаларында аудит ни рәвешле тормышка ашырыла?
 
Россия тикшерү-хисап органы башлыгы 2008-2015 елларга исәпләнгән Федераль адреслы инвестиция программасын үтәү начарлануга, федераль бюджетның дебитор бурычы күләме артуга бәйле рәвештә шактый тәнкыйди шелтә белдерде. Т.Голикова чыгышыннан шулай ук түбәндәге фикер яхшы сизелде: ул дәүләт бурычын арттыру һәм федераль бюджетның социаль чыгымнарын киметү ягында түгел. 


Документлар