02.06.2016

2 июньдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы коллегиясе утырышында 2014-2015 елларда Чистай муниципаль районының бюджеты үтәлешен, бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү вакыты эчендә бюджетара трансфертлар күләме 1 млрд. 982 млн. сум тәшкил итте. Әлеге чаралар тулысынча тикшерелде, дип хәбәр итте аудитор Илнур Мөбарәков. Бозуларның гомуми күләме 112 млн. сум тәшкил итте. 

Аларның иң зур күләме – 106 млн. сум –муниципаль милек белән идарә итү һәм аларны тормышка ашыру вакытында җирле үзидарә органнарының нәтиҗәсез эшчәнлеге белән бәйле. Муниципаль мөлкәт милекчесе һәм коммерциячел оешмалар арасында килешү мөнәсәбәтләре булмау фактлары ачыкланды. Шулай итеп, су белән тәэмин итү объектлары «Чистай-водоканал» АҖ эшчәнлегендә хокук билгеләүче документлардан һәм аренда килешүләреннән башка файдаланыла. 

Тикшерү материалларында шулай ук документлар буенча «Восток-Скай» ҖЧҖ белән 2014 елның декабрендә 2,5 мең кв.м мәйданлы җир кишәрлегенә аренда килешүе төзелгәнлеге билгеләп үтелә. Ләкин Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасын тикшерү килешүгә кул куелмавын, файдаланыла торган кишәрлек өчен аренда хакы түләнмәвен, ә җирле бюджетка 390 мең сум акчаның кермәвен күрсәтте. Җир мөнәсәбәтләре палатасын тикшерү нәтиҗәләре буенча бурычны түләттерү турында дәгъва җибәрелде. 

Муниципаль заказ өлкәсендә кайвакытта килешү төзү һәм контракт үтәлеше шартлары үтәлмәгән. Кайбер очракларда эшләр контракт төзелгәнче башкарылган яисә үтәлү вакыт аралыгы бозылган, аерым очракларда – 5 айга кадәр. Шул ук вакытта килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә торган штраф түләттерү буенча чаралар күрелмәгән. Моңардан тыш, гомуми күләме 31,2 млн. сум булган 25 муниципаль контракт һәм килешүдә эшләрне (хезмәт күрсәтүләрне) башкару вакытлары турында мәҗбүри шарт бөтенләй күрсәтелмәгән. 

– Әлеге бозу фактлары буенча җаваплы затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды, – дип аңлатты муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов.

Тикшерү вакытында гомуми бәясе 4,9 млн. сум булган 14 муниципаль милек объектының (административ бина, торак булмаган биналар, җитештерү базасы) нәтиҗәсез файдалануы фактлары ачыкланды. Биналар файдаланылмый, аерым очракларда – өч елдан артык. 

Аудитор районда җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирү вакытында бюджетның салым булмаган керемнәрен арттыру механизмы тулы көченә файдаланылмый дип саный. Шулай итеп, 2014 елда аренда өчен 27 млн. сум түләнергә тиеш булган 803 килешү үз көчендә була, әмма бюджетка 24 млн. сум гына кергән. Шуның белән бергә аренда килешүләре буенча бурычларның гомуми күләме арта: 2014 ел азагына бурыч 13 млн. сум булса, 2016 ел башына ул 22,5 млн. сумга кадәр үскән. 

Район башлыгы сүзләренә караганда, төп бурычлар банкрот предприятиеләргә «Чистай элеваторы» АҖ һәм  «Агрофирма «ВАМИН Чистай» ҖЧҖ нә туры килә. Арбитраж суды түләүләрне түләттерү турында карар кабул иткән, башкару кәгазләре бурычлыларның банкларына җибәрелгән. Калган бурычлылылар буенча төп бурычны һәм пеняны түләтү турында шулай ук 6 суд карары бар, башкару кәгазләре суд приставлары хезмәтенә тапшырылган. 

– Җир кишәрлекләрен арендага алу һәм сату-алу килешүләренең күбесе сатулашулар уздырмыйча гына төзелә, – дип билгеләп үтте алдарак И.Мөбарәков. – 2015 ел өчен сатулашуларда 8 җир кишәрлеге сатылган, ә сатулашуларсыз – 231. 

Кишәрлекләрне сатулашуларсыз бирү җирле бюджетны тулыландыруга өлеш кертми. Шул ук елны аларны сатудан 5,8 млн. сум акча керде, шуларның 423 мең сумы – сатулашулар нәтиҗәләре буенча.  

Тикшерү материалларында шулай ук Түбән Камага илтүче автотрасса буендагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә кафе, автотукталыш, ягулык белән тәэмин итү станциясе, шиномонтаж станциясе урнашканлыгы билгеләп үтелде. Димәк, кишәрлекләр максатсыз файдаланыла. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыгына Хисап палатасының күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә һәм республика Прокуратурасына тапшырыла.



Документлар