02.06.2016

2 июньдә Татарстан Хисап палатасы коллегиясе Апас муниципаль районының 2014-2015 елларда бюджеты үтәлешен, бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чаралары 13 учреждениедә (шул исәптән сигез авыл җирлегендә) уздырылды. Тикшерелгән чараларның гомуми күләме 852,7 млн. сум тәшкил итте, 43,5 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Ревизия ясаучылар төп дәгъваны муниципаль милек белән идарә итү һәм файдалану өлкәсендәге башкаручыларга белдерделәр, биредә 35,6 млн. сумлык бозулар ачыкланды һәм Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы һәм баш хисапчысына карата административ хокук бозулар турында ике беркетмә төзелде. 

Тикшерү белән җитәкчелек иткән Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, Мәҗек һәм Карабай авылларында 2013 һәм 2014 елларда файдалануга тапшырылган  авыл клублары Ишәй һәм Иске Йомралы авыл җирлекләре башкарма комитетларында тәмамланмаган төзелеш объектлары булып саналган. Ә Тутай авыл җирлеге башкарма комитеты Апас туган якны өйрәнү музееның филиалы булган Сара Садыйкова музее бинасын үз балансында тоткан. 

Районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында да тәртип тиешле дәрәҗәдә булмаган, биредә казна милкенең гомуми баланс бәясе 6,2 млн. сум булган 8 объекты (мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиника биналары) файдаланылмый. Тикшерү барышында объектлар 2016 елга хосусыйлаштыру планына кертелде. 

Каты көнкүреш калдыклары полигонында торак булмаган бинаны һәм физик һәм юридик затларга бирелгән 36 җир кишәрлеген арендага бирүдән җирле бюджетка 370 мең сум чара кереп җитмәгән. Каратун, Чирмешән һәм Шамбулыхча авыл җирлекләре территориясендә өч санкцияләнмәгән каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланды. 

А. Вәлиев сүзләренә караганда, бюджетны формалаштырганда һәм үтәгәндә бозуларның иң күп өлеше бюджет классификациясенең туры килми торган маддәләре буенча чыгымнарны түләүгә туры килә. Минус тамгасы белән Апас штб., Зур Болгаер, Каратун, Тутай һәм Урта Балтай авыл җирлекләре аерылып тора.  

«АПАС» АПК ИК» ҖЧҖ Апас шәһәр тибындагы бистәсендәге Парк урамында күпфатирлы йорт, Олы Болгаер авылы Мәдәният йорты   янындагы отмосткаларны кору буенча эшләрне сыйфатсыз башкарган. Подрядчыга кисәтүләрне Хисап палатасы тикшерүе вакытында бетерергә туры килде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Апас муниципаль районы хакимияте башлыгына ачыкланган кимчелекләрне һәм бозуларны бетерү буенча чаралар күрү өчен күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә тапшырыла.



Документлар