09.05.2016

9 майда Архангел зиратында Хисап палатасы хезмәткәрләре совет солдатлары һәм офицерлары истәлегенә багышланган «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан шәһәре госпитальләрендә вафат булган чит ил сугышчыларына куелган истәлек билгесенә чәчәкләр һәм венок салу тантанасында катнашты.

Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, республиканың Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, «Яшь Гвардия» активистлары, хәрби училище курсантлары катнашты. Чара барышында мылтыклардан залп бирделәр, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Документлар