06.05.2016

6 майда Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе чираттагы тәмамланган тикшерү чараларының нәтиҗәләрен раслады.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырылган авыл торак пунктларындагы клуб учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләре каралды. 

Тикшерү чарасына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 181 авыл клубы, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе эшчәнлеге тартылды. Республиканың 193 торак пунктында анда яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрелде, бу авыл клублары эшчәнлеге белән аларның канәгать булу дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирде. 

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл клублары төзелешенең һәм файдалануның  нәтиҗәлелеген арттыру буенча 19 тәкъдим әзерләнде. Аерым алганда, эш графигын оптимальләштерү, объектларны кирәкле җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итеп бетерү, кадрлар белән тәэмин итүне камилләштерү, авыл клублары базасында мәдәни-ял итү һәм спорт чаралары үткәрү гамәлиятен киңәйтү исәбенә  аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү резервлары билгеләнде. 

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова бирелгән тәкъдимнәр  министрлык эшчәнлегенең әлеге юнәлештә алга таба кирәкле чаралар күрергә ярдәм итәр дип билгеләп үтте. 

Төзелгән объектларны эксплуатацияләү барышында аерым техник кимчелекләр ачыкланган, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, аларны бетерү буенча кураторлар, подряд оешмалары, баланс тотучыларны җәлеп итеп, эш оештырган. Нәтиҗәдә күп кенә кисәтүләр хәзерге вакытка төзәтелгән, калганнары буенча – контракт йөкләмәләре кысаларында подрядчы оешмалардан гарантия хатлары алынган.

Соңгы ике ел өчен Бөгелмә муниципаль районында бюджет чараларын файдалануны тикшерү барышында Хисап палатасы тарафыннан 124 млн. сумга бозулар һәм кимчелекләрне ачыкланды, аларның күп өлеше җирле үзидарә органнарының муниципаль милек белән идарә итү һәм файдалану вакытында нәтиҗәсез эшчәнлеге белән бәйле. Шулай, мәсәлән, аренда килешүләренең күпчелеге һәм җир кишәрлекләрен сату-алу килешүләре сатулашулар уздырмыйча гына төзелә: 2015 елда сатулашуларда 1 кишәрлек сатыла, ә сатулашуларсыз гына – 318. Мондый практика белән җирле бюджетны тутыру мөмкин түгеллеге аңлашыла да. 2015 елда җир кишәрлекләрен сатудан 10,7 млн. сум керә, шуларның бары тик  32 мең сумы гына – сатулашулар нәтиҗәсе буенча.

Моннан тыш, бозулар муниципаль заказны урнаштырганда һәм үтәгәндә, шулай ук район бюджетын формалаштырганда һәм үтәгәндә дә җибәрелгән. 

Тикшерү материаллары – республика прокуратурасына, тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтмә Бөгелмә муниципаль районы башлыгына җибәрелде. 

Әлеге Коллегия утырышында фикер алышулар предметы булып 2013-2015 елларда Республика клиник онкология диспансерына бүлеп бирелгән республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды  бюджеты чараларын файдалануны тикшерү нәтиҗәләре дә булды. 

Хисап палатасы тикшергән чаралар күләме 5 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Бозулар 20 млн. сумнан артыграк ачыкланган, шуларның күп өлеше бюджет чараларын файдаланганда нәтиҗәсез эшчәнлек, дәүләт милке белән идарә итү, дәүләт сатып алуларын тормышка ашыру белән бәйле.  

Штатларны табиблар һәм урта буын медицина персоналы белән комплектлаштыру (50% һәм 67% ) мәсьәләсе зур борчу уята. 

Учреждениеләрне җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә һаман әһәмиятле булып кала бирә. Әлеге елның башында аның балансында 264 берәмлек югары технологияле медицина җиһазы (рентген аппаратлары, томографлар, маммографлар һ.б.) тора, шуларның 251 эшли торган, 77 берәмлек 100%ка тузган.

Республика клиник онкология диспансерында тикшерү нәтиҗәләре буенча чараларны файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм ачыкланган бозуларны юкка чыгаруга юнәлгән чаралар күрү  өчен күрсәтмә җибәрелде. 

Тикшерү материаллары – җавап бирү чаралары күрү зарурлыгы турында мәсьәләне чишү өчен республика Прокуратурасына, тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат – Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелде.



Документлар