29.04.2016

29 апрельдә составында Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Казан шәһәренең Тикшерү-хисап палатасы вәкилләре кергән Татарстан Республикасы делегациясе Санкт-Пельтен (Австрия) шәһәрендә узган Тышкы финанс тикшерүенең региональ органнары Европа оешмасының (ЕВРОРАИ) халыкара семинарында катнашты.

Семинар кысаларында ЕВРОРАИ Идарә Комитеты раслаган методик документ – «Тышкы дәүләт финанс тикшерүенең (аудит) бәйсез региональ органнары эшчәнлеге өчен кулланма» тәкъдим ителде.  

Эшләп чыгарылган әлеге документта Европа тикшерү-хисап органнары эшчәнлеге өчен нигез булып санала торган 15 принцип тәкъдим ителгән. 

Аерым алганда, дәүләт секторының көчле, нәтиҗәле һәм бәйсез финанс тикшерүенең финанс ресурслары белән сыйфатлы идарә итүгә, административ эшчәнлекне тиешле дәрәҗәдә үтәүгә, региональ хакимиятләрне һәм җәмәгатьчелекне тикшерү-ревизия эше нәтиҗәләре белән таныштыруга китерүе билгеләп үтелә. Шуның белән бергә, тикшерү-хисап органнары коррупцияне булдырмауда мөһим роль уйный һәм ачык ресурслар белән тулаем идарә итүнең региональ һәм дәүләт системасының җитди өлеше булып тора. 

Чара барышында семинар темасы буенча докладлар белән ЕВРОРАИ әгъзалары – Австрия, Бөекбритания, Германия, Польша, Россия, Франция, Швейцария илләренең региональ тикшерү-хисап органнары вәкилләре чыгыш ясады. 


Документлар