27.04.2016

27 апрельдә Хисап палатасында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентлары белән эшлекле очрашу узды.

Беренче курс студентларын республиканың тышкы финанс тикшерүе органы эшчәнлеге белән таныштыру аларның «Парламент хокукы» фәне буенча оештырылган гамәли дәресләре кысаларында узды.

Аудитор Илнур Мөбарәков, тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов һәм методология бүлеге башлыгы Игорь Вилков студентларга Хисап палатасы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр, региональ һәм муниципаль тикшерү-хисап палаталары, республиканың финанс һәм күзәтчелек органнары белән үзара тәэсир итешү һәм хезмәттәшлек итү формалары турында сөйләде.

Очрашу азагында Илнур Мөбарәков студентларга чын белгеч булып җитешү өчен университетта белем алган елларын максималь дәрәҗәдә файдалы итеп үткәрергә, һөнәри белем һәм күнекмәләр тупларга кирәклеге турында сөйләде. 


Документлар