22.04.2016

22 апрельдә Хисап палатасы Коллегиясе чираттагы тикшерү чаралары нәтиҗәләрен раслады.

«2014-2020  елларга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру өчен Урман хуҗалыгы министрлыгына 2014-2015 елларда бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү барышында гомуми күләме 1,2 млрд. сумлык чаралар тикшерелде. Ачыкланган бозуларның гомуми күләме 1,8 млн. сум тәшкил итте, шуларның төп өлеше дәүләт милкен нәтиҗәсез куллану белән бәйле. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең  2015 ел өчен бюджет хисаплылыгын тышкы яктан тикшерү  бухгалтерлык  исәбен алып бару буенча ике очрактан кала нинди дә булса җитди финанс бозулары ачыкламады. Ул вакытта транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү буенча киләсе чор чыгымнары чагылдырылмаган иде. 

Коллегия әгъзалары шулай ук «Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фондының бюджетын үтәү турындагы еллык хисабын тикшерү» тышкы дәүләт финанс тикшерүе стандартын расладылар. 

Документлар