21.04.2016

21 апрельдә бишенче чакырылыш республика Дәүләт Советының ХVII утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2015 елдагы эше турында хисап белән аның Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Традиция буенча сессия алдыннан парламент депутатлары йомгаклау Хисабын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында һәр яктан тикшерә алдылар. Хисап палатасы Рәисенең чыгышы алдыннан республиканың тышкы финанс тикшерүе органы эшчәнлегенең  өстенлекле формасы булып торган уздырылган нәтиҗәлелек аудитлары турында видеофильм күрсәтелде(ТР ХП сайтында кара). 

Хисап палатасы Рәисе үз чыгышында парламентарийларның игътибарын хисап елында тикшерү-хисап органы эшчәнлегенең нәтиҗәләрен характерлый торган аерым күрсәткечләргә юнәлтте. 

Беренче чиратта, бу – Президент, Парламент һәм Хөкүмәткә тәкъдим итү өчен системалы нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр эшләү. Шуңа бәйле рәвештә хисап елында тикшерүләрне планлаштыру һәм уздыру бюджет өлкәсенең төрле тармакларындагы хәлләргә комплекслы бәя бирүгә юнәлдерелгән иде. Һәр тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мөлкәт ихтяҗларын яклау, ачыкланган бозуларны юкка чыгару, гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча законнарда каралган барлык чаралар да күрелде.    

Алексей Демидов сүзләренчә, Хисап палатасы күрсәтмәләрен тиешенчә үтәү, кирәк булган чаралар күрүнең тулылыгы мәсьәләсе даими контрольдә тотыла. Күпчелек очракларда бозуларны юкка чыгару, чараларны  кире торгызу күләме 100% ка җитә. Шуның белән бергә, кайбер төр бозулар һәм аларның нәтиҗәләре, мәсәлән, арттырылган бәяләр буенча сатып алуларны, гамәлдә тулысынча бетереп булмый. Мондый очракларда административ һәм дисциплинар җаваплылык чаралары күрү аерым әһәмият ала. Шуңа күрә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советының күптән түгел узган утырышында Министрлар Кабинеты адресына вазыйфаи затларга карата йогынты ясау чаралары күрү максатыннан хезмәт тикшерүләрен мәҗбүри уздыруны карый торган хокукый акт проекты җибәрергә дигән карар кабул ителде.    

2015 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Хисап палатасына тышкы финанс тикшерүен муниципаль дәрәҗәдә тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә, бозуларны квалификацияләү юлларын камилләштерергә, дәүләт программалары чараларын тормышка ашыруга тотылган бюджет чыгымнары үтәлешен тикшерүне тәэмин итәргә тәкъдим ителгән иде. Әлеге юнәлешләрнең барысы да тормышка ашырылды, дип билгеләп үтте А.Демидов.   

Чыгышын тәмамлап, ул депутатларның сорауларына җавап бирде.  Шуннан  соң  Дәүләт Советы үз карары белән 2015 елда Хисап палатасы эше турындагы Хисапны мәгълүмат буларак кабул итеп алды һәм аңа берничә тәкъдим кертте. 

*          *          *

ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ХVII утырышында 2015 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эше турында Хисабы буенча чыгышының тезислары

Сезнең игътибарга Закон таләпләре белән бәйле рәвештә 2015 елда Хисап палатасы эше турында Хисап тәкъдим ителә. 

Хисапта Хисап палатасы уздырган тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары турында тулы мәгълүмат урын алган. Безнең эшнең өстенлекле формасы – нәтиҗәлелек аудитлары видеоматериалда бирелә. 

Шуңа күрә сезнең игътибарны хисап елында Хисап палатасының эш нәтиҗәләрен характерлый торган аерым күрсәткечләргә юнәлтәм. 

Беренче чиратта, бу – Президент, Парламент һәм Хөкүмәткә тәкъдим итү өчен системалы нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр эшләү. Шуңа бәйле рәвештә хисап елында тикшерүләрне планлаштыру һәм уздыру бюджет өлкәсенең төрле тармакларындагы хәлләргә комплекслы бәя куюга юнәлгән иде.   

Һәрбер тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мөлкәт ихтыяҗларын яклау, ачыкланган бозуларны юкка чыгару, гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча законнарда каралган барлык чаралар да күрелде. 

2015 елның ноябрендә федераль закон тарафыннан административ хокук бозуларның исемлеге киңәйтелде, алар буенча Хисап палатасының вазыйфаи затларына беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләр тапшырылды. Бүгенге көндә аңа бозуларның 27 төре кертелгән. 

Хисап елында 2 056 006,2 млрд. күләмендә чаралар төрле дәрәҗәдәге бюджетларга кире кайтарылды һәм чаралар күрелде. 

Безнең материаллар буенча прокуратура органнары тарафыннан закон бозуларны юкка чыгару турында алтмыш биш күрсәтмә кертелде. 

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча административ, дисциплинар җаваплылык рәвешендә 214 вазыйфаи зат җәза алды, дүртесе биләгән вазыйфаларыннан азат ителде, ике җинаять эше ачылды. 

Хисап палатасы уздырган тикшерү материаллары буенча республика Хөкүмәте 4 карар һәм 2 боерык чыгарды.  

Без Хисап палатасы күрсәтмәләренең тиешле дәрәҗәдә үтәлү мәсьәләсен, кирәкле чараларны кабул итүнең тулылыгын даими тикшерү астында тотабыз. Күпчелек очракларда бозуларны юкка чыгару, чараларны кире торгызу күләме 100%ка җитә. Шуның белән бергә, кайбер төр бозулар һәм аларның нәтиҗәләре, мәсәлән, арттырылган бәяләр буенча сатып алуларны, гамәлдә тулысынча бетереп булмый. Андый очракларда административ һәм дисциплинар чаралар күрү аерым әһәмияткә ия була.  

Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советының агымдагы елның апрелендә узган утырышында Министрлар Кабинеты адресына вазыйфаи затларга карата йогынты ясау чаралары күрү максатыннан хезмәт тикшерүләрен мәҗбүри уздыруны карый торган хокукый акт проекты җибәрергә дигән карар кабул ителде. 

Үз тикшерүләре белән бер үк вакытта, Хисап палатасы республика прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы белән бергә дә тикшерүләр уздырды. Хисап палатасы инспекторлары Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Президент Идарәсе уздырган алты күчмә чарада катнаштылар. 

Бигрәк тә безнең хезмәттәшлекнең конструктив характерын, аның җинаятьчел кул сузуларның һәр факты буенча тулы чаралар күрүгә юнәлгән булуын ассызыклап үтәсем килә.  

Хисап елында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча торак пунктларны су белән тәэмин итүгә һәм ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү чараларын тәэмин итүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын файдалануның нәтиҗәлелегенә 2 аудит үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында каралды. Ике тема да депутатлар арасында профиль министрлыкларына шактый сорау тудырды, аудиторларның нәтиҗәләре Комитет әгъзаларының игътибарын әлеге юнәлешләр мәсьәләләренә җәлеп итте, массакүләм мәгълүмат чараларында киң резонанс таптылар.  

Экспертиза уздыру өчен Хисап палатасына җибәрелгән законнарның егерме ике проекты буенча Дәүләт Советына бәяләмәләр тәкъдим ителде. 

2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Бюджет кодексына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә дәүләт программалары проектлары һәм алардагы үзгәрешләр республика парламентында карала. 

Дәүләт программалары бюджет чыгымнарын планлаштыру коралы буларак билгеләнә, дәүләт идарәсе сыйфатының индикаторы булып торалар. Аларны формалаштыруның гамәлдәге механизмы бюджетның нәтиҗәле үтәлешенә  юнәлдерелгән. 

Республиканың Хисап палатасы әлеге документларга финанс-икътисадый экспертиза, дәүләт программаларын тормышка ашыруның барышы турында хисапларга анализ ясый, күрсәтмәләрен һәм тәкъдимнәрен республика Хөкүмәтенә юллый. Аерым алганда, ел саен уздырылырга тиеш булган программалы чараларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларының булмавы ачыкланды. Хәзерге вакытта Икътисад министрлыгы һәм программалар заказчылары кирәкле эшне башкара. Әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы Премьер-министры тикшерүе астына алынган. 

Ел барышында Президентка һәм республика парламентына квартал саен башкарылган эш турында мәгълүмат җибәрелеп торды. Һәрбер тикшерү турында хисаплар безнең бюллетеньнәрдә һәм рәсми сайтта тәкъдим ителгән.  

Хисап палатасы бурычларының берсе булып тикшерү чараларының нәтиҗәләренә, ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрнең сәбәпләренә һәм йомгакларына анализ ясау тора. 

Системалаштыру һәм йомгаклау даими нигездә башкарыла һәм Хисап палатасының гына түгел, ә башка финанс тикшерүе органнарының һәм хокук саклау органнарының эшчәнлеген дә үз эченә ала. Мондый эш Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы кысаларында уздырыла. 2015 елда  Совет төзелүгә 10 ел тулды. Финанс-бюджет өлкәсендә тикшерү функцияләрен тормышка ашыруга вәкаләт бирүче органнарның бергәләп эшләве системалылыкны һәм эш алымнарының бердәмлеген тәэмин итә.  

Финанс тикшерүе нәтиҗәләре буенча аналитика материаллары Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышларының мәгълүмати нигезе булып тора. Республика һәм җирле бюджетлар чараларын бүлүчеләр белән эзлекле рәвештә кисәтү эше үткәрелә. Бигрәк тә финанс бозу мөмкинлекләре булган юнәлешләргә аерым игътибар бирелә. 

Хисап палатасы эшендәге хәбәрдарлык, эшчәнлек һәм тышкы тикшерү органының вәкаләтләре турындагы мәгълүматларның безнең сайтта һәркемгә ачык булуы җәмгыятьнең бюджет чараларын куллану мәсьәләләре белән югары дәрәҗәдә кызыксынуын билгели.  Хисап елында сайтка утыз меңләп керү теркәлгән, гражданнарның мөрәҗәгать итү саны, шул исәптән электрон формада да, арту ачыкланган (электрон кабул итү адресына – 14).   

Хисап палатасына кергән коррупция, урлаулар һәм вәкаләтләрдән начар ният белән файдалануның башка очраклары фактларын күрсәткән шикаятьләр (7 мөрәҗәгать)  буенча планлы тикшерү чаралары кысаларында тикшерүләр, берничәсе буенча – мөстәкыйль тикшерүләр уздырылды. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Хисап палатасына 2015 елга тышкы финанс тикшерүен муниципаль дәрәҗәдә тормышка ашырырга ярдәм күрсәтергә, бозуларны квалификацияләү юлларын камилләштерергә, дәүләт программалары чараларын тормышка ашыруга бюджет чыгымнары үтәлешен тикшерүне тәэмин итәргә тәкъдим ителгән иде. 

Эшчәнлегебез дәвамында күрсәтелгән барлык юнәлешләр дә тормышка ашырылды. 

Хисап палатасының 2015 елда эше турында Хисапны тәкъдим итүне тәмамлап, нәтиҗәле финанс тикшерүенең бюджет процессларына һәм репрессив функцияләргә тәнкыйти бәя бирүгә генә нигезләнмәвен билгеләп үтәм. Ул дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча хакимият органнары белән бердәм эшкә юнәлдерелгән. 

Документлар