11.04.2016

11 апрельдә Санкт-Петербургта Россия Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов җитәкчелегендә «Дәүләт инвестицияләре катнашында алып барылган киң масштаблы проектларның нәтиҗәлелек аудиты» мәсьәләсенә багышланган Россия-Кытай икеяклы семинарының икенче секциясе булып узды.

Аның эшендә Санкт-Петербургның Закон чыгаручы Җыелышы рәисе Вячеслав Макаров, вице-губернатор Сергей Мовчан, РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы әгъзалары, Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә торган регионнарның тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре катнашты. 

Семинар барышында Россия һәм Кытай белгечләре әлеге илләрдә тормышка ашырыла торган эре масштаблы проектларга карата нәтиҗәлелек аудиты үткәрүнең гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге алды. 

Сергей Агапцов Россия тикшерү ведомствосының дәүләт катнашындагы эре проектлар буенча тикшерүне тормышка ашыру юнәлешендәге төп вәкаләтләре, шулай ук Россия Федерациясе Хисап палатасы тарафыннан үзенең тикшерү эшендә нәтиҗәлелек аудитын куллану гамәлияте турында сөйләде.  

Үз чиратында Кытай Халык Республикасының Милли тикшерү-ревизия идарәсе җитәкчесе урынбасары Чжан Тун дәүләт инвестицияләренә карата аудитның КХР ревизия идарәсенең мөһим бурычы булуын билгеләп үтте. Соңгы ике елда әлеге өлкәдәге вәкаләтләр сизелерлек дәрәҗәдә киңәйтелде. Аудит проектларны тормышка ашыруның һәр этабында алып барыла һәм, беренче чиратта, вәкаләтләр үсешнең милли стратегиясенә җавап бирергә тиеш. «Бюджет үтәлешен һәр этапта бәяләү чараларны максаттан тыш һәм нәтиҗәсез куллану очракларын үз вакытында ачыкларга, шулай ук коррупция куркынычын күреп алырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Кытай делегациясе башлыгы. Ул шул ук вакытта аудиторларның әйләнә-тирәне саклауга аерым  игътибар бирүен ассызыклады. 

РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының федераль округлардагы өч бүлеге җитәкчесе – Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Ростов өлкәсенең Тикшерү-хисап  палатасы Рәисе Валерий Хрипун һәм Владимир өлкәсенең Хисап палатасы Рәисе Ирина Тулякова үз регионнарында нәтиҗәлелек аудиты үткәрү тәҗрибәсе турында чыгыш ясады.

Аерым алганда, А.Демидов семинарда катнашучыларга Татарстан Республикасы тарафыннан Кытайның өч провинциясе (Шаньдун, Сычуань и Хунань) белән күпъяклы хезмәттәшлек итү турында килешү төзелү һәм Татарстанда амииак, метанол һәм гранулалаштырылган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» АҖ комплексын төзү, шулай ук Европа – Көнбатыш Кытай автоюлының бер өлешен салу кебек эре инвестиция проектларын тормышка ашыру, Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрален төзү буенча планнар турында хәбәр итте. 

Алексей Демидов Россия Хисап палатасы белән берлектә үткәрелгән 2013 елда Казанда үткәрелгән Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру, әзерләү һәм үткәрүгә юнәлдерелгән бюджет чараларын куллануны уртак тикшерүне билгеләп үтте. Әлеге эш дүрт ел дәвамында алып барылды, бу, үз чиратында, Татарстан Республикасы Хисап палатасына эре инвестиция проектларын тикшерүне оештыру һәм үткәрүнең алдынгы ысулларын өйрәнергә ярдәм итте. 

Ул шулай ук соңгы 10 ел эчендә финанс тикшерүендә әлеге яңа ысулны куллану дәвамында, халыкара тәҗрибәне өйрәнүне, РФ Хисап палатасы һәм Россия субъектларының тикшерү-хисап палаталары белән күп еллар буе  үзара хезмәттәшлек һәм тәэсир итешүне истә тоткан хәлдә, Татарстан Хисап палатасы икътисадның һәм халык хуҗалыгының 10 төрле өлкәсендә дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә карата 20дән артык аудит үткәрде. Моннан тыш, әлеге методология элементлары Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан һәр тикшерү вакытында да диярлек кулланыла. 

Татарстан Хисап палатасы Рәисе шулай ук Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендә бюджет чараларын кулланунуга карата нәтиҗәлелек аудиты кертү буенча башкарыла торган эш турында хәбәр итте. Муниципаль финанс тикшерүе органнарына дәүләт аудитының әлеге төрен үткәрү методологиясен үзләштерүдә гамәли ярдәм күрсәтелә. Татарстан Республикасы Хисап палатасыннан һәр муниципаль тикшерү-хисап органы артыннан беркетелгән кураторлар даими рәвештә тикшерү эшчәнлеге буенча булган мәсьәләләргә, шул исәптән бюджет чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты үткәрү буенча консультацияләр бирә. Бүгенге көндә әлеге юнәлеш буенча эшнең аерым бер рәвеше салынды: Хисап палатасы эшләгән методик эшләнмәләрне истә тоткан хәлдә муниципаль тикшерү-хисап органнары тарафыннан нәтиҗәлелек аудитлары мөстәкыйль рәвештә үткәрелә, моннан тыш алар республика контролерлары тарафыннан уздырыла торган аудитлар кысаларында башкарылган уртак эшкә дә җәлеп ителәләр. 

Документлар