08.04.2016

8 апрельдә Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы утырышы булып узды. Биредә бозу ачыкланган һәм аңа каршы килү юк икән, димәк, гаепле зат та билгеләнергә тиеш дигән тезис кызыл җеп булып торды.

Эш беләр тәэмин итүчеләр тарафыннан закон бозучыларны административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тарту максаты белән хезмәт тикшерүе үткәрү кирәклеге турындагы мәсьәлә буенча фикер алышкан чакта Совет рәисе Алексей Демидов кисәтү рәвешендәге корал буларак җәзаның котылгысыз булуын билгеләп үтте. 

Ул күптән булып узган хәлне мисал итеп  күрсәтте. Ул чакта Татарстан Хисап палатасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын нәтиҗәле куллануга карата аудит үткәрә иде. Субсидя алучылар тарафыннан чараларны максатчан куллану һәм бизнес-проектларны тормышка ашыруның планлы нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү турындагы хисапларны Икътисад министрлыгына тәкъдим итү өлешендә килешү шартларын бозу ачыкланды.  Әлеге очраклар буенча Хисап палатасы тарафыннан административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Аларның кайберләре инде каралды, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Хисап палатасы тикшерүенә кадәр дәүләт ярдәме чараларын алучыларны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе куелмаган булган. Әмма шулай да, мондый очраклар буенча чаралар күрелергә тиеш. Һәм министрлык тарафыннан тиешле вәкаләтләргә ия органнарга алар турында хәбәр бирелергә тиеш. 

Административ хокук бозулар кодексы тарафыннан беркетмә төзергә хокуклы органнарның ябык исемлеге билгеләнде. Финанс тикшерүе органнары андый беркетмәләрне 27 состав буенча төзергә вәкаләтле. Мәсәлән, субсидия алучы тарафыннан аны бирү шартларын бозган өчен беркетмәне төзүгә – финанс тикшерүе органнары, ә эш ачу турында карар чыгаруга прокурор хокуклы. Бюджет чараларыннан файдалану шартларын тиешенчә үтәмәү белән бәйле административ хокук бозуларның күбесе буенча шундый ук хәл күзәтелә.
 
Шуңа күрә Совет әгъзалары дәүләт ярдәме чараларын алу шартларын тиешенчә башкармау очраклары турында мәгълүмат алмашу алгоритмын билгеләү кирәк дип карар кылдылар. Сүз бюджет чараларын төп алучылар тарафыннан шундый состав буенча беркетмә төзергә вәкаләтле булган органга материалларны юллау тәртибе турында бара.
 
Совет ТР Министрлар Кабинетына бюджет чараларын төп кулланучыларның бюджет законнарын бозучыларны – дәүләт ярдәме чараларын алучыларны административ җаваплылыкка тарту буенча гамәлләрен регламентларга тиеш булган хокукый акт кабул итү турында инициатива белән чыгарга карар кылды. Ә субсидия алучылар хисаплылыкны тәкъдим итүнең билгеләнгән тәртибе турында белә торып аны бозган очракта – материалларны гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту өчен вәкаләтле органнарга юллау кирәк.

Дисциплинар җаваплылык темасы буенча фикер алышкан чакта тикшерү узган оешма җитәкчеләренең һәм югары торган органнарның финанс тикшерүе органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарларының күп кенә очракта дәүләт органнары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан үзләренең вазыйфаи бурычларын тиешле үтәмәү очракларын хокукый яктан бәяләнүен тәэмин итмәгәнлеге билгеләп үтелде.
  
Мисал өчен, тикшерү чаралары барышында контарктлар буенча йөкләмәләрне үз вакытында башкармаган өчен штраф санкцияләре салмау очраклары билгеләнде. Кагыйдә буларак, тикшерү нәтиҗәләре буенча дәгъвалар яки суд органнарына исклар юллана. Параллель рәвештә дәүләт органнары һәм учреждениеләре җитәкчеләренә җаваплы затлар тарафыннан үз хезмәт бурычларын тиешенчә үтәмәү буенча үз тикшерүен башлап җибәрергә кирәк. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Премьер-министрына финанс тикшерүе органнары тикшерүләре нәтиҗәләре буенча барлык гаепле вазыйфаи затларны җаваплылыкка тарту максаты белән мәҗбүри рәвештә хезмәт тикшерүен үткәрүгә юнәлдерелгән тиешле акт кабул итү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.
 
– Без финанс-бюджет өлкәсендә эшләвебез нәтиҗәләренең дәүләт хакимияте органнары тарафыннан сорауга ия булуы һәм финанс дисциплинасын ныгыту буенча карарлар кабул итү өчен нигез булып торганлыгы турында бер мәртәбә генә инанмадык инде, – диде алга китеп А.Демидов.
 
ВКС утырышларында социаль тармак учреждениеләрендә тукландыруны оештыру вакытында финанс тикшерүе органнары ачыклаган бозулар турындагы мәсьәлә берничә мәртәбә күтәрелде. Совет тарафыннан күтәрелгән мәсьәләнең әһәмиятлелеге киң иҗтимагый резонанс барлыкка китерде һәм республиканың тикшерү һәм күзәтчелек органнарының өстәмә рәвештә  игътибарын җәлеп итте. Әлеге юнәлештә алар тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең соңгы утырышында сөйләнде. Комиссия карары буенча республика Министрлар Кабинетына республика һәм муниципаль буйсынуда булган белем бирү оешмалары, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре ихтыяҗлары өчен азык-төлек продуктларын үзәкләштереп сатып алуны оештыру тапшырылды.  Һәм якын киләчәктә республикада муниципаль һәм республика сатып алулары өчен азык-төлек биржасы эшли башлаячак. 
 
Ведомствоара координацияләү советы әгъзалары тарафыннан җир ресурсларыннан кулланган чакта килеп чыккан бозулар белән бәйле булган мәсьәләләр турында берничә мәртәбә фикер алышу узды. Аерым алганда, узган елны гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу мәсьәләсе тәфсилләп тикшерелде. Республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Росреестр Идарәсе тарафыннан гына да соңгы 4 ел эчендә карьерларны законсыз чыгару очраклары буенча 929 административ эш ачылды, 43 миллион сумнан артык күләмдә штраф салынды.
 
Утырышка авыл хуҗалыгы җирләрен законсыз куллану өлкәсендә тикшерү һәм күзәтчелек итү функцияләрен башкарырга тиешле дәүләт структуралары вәкилләре чакырылган иде. Һәм аларның һәрберсе әлеге өлкәдә бозуларны кисәтү буенча бертуктаусыз алып барылган эшкә карамастан, аларның саны кимемәгәнлеген билгеләп үтте. 

Законнар таләбен формаль рәвештә үтәгән чакта җир кишәрлекләренең башта арендага бирү, аннары корылма төзү юлы белән милекче тарафыннан льготалы шартларда сатып алыну һәм алга таба «фиктив» күчемсез милек объектларына (вагончиклар, тулы куәтле булмаган нигезләр) дәүләт теркәве үткәрү схемалары барлыкка килде. Еш кына мондый кишәрлекләр алга таба икенчел базарда инде базар бәясе буенча сатуга тәкъдим ителә. Аерма шәхси затлар кесәсендә кала.
 
Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов болай дип саный: җирле үзидарә органнары тормышка ашырырга тиешле муниципаль җир тикшерүен көчәйтү кирәк. Әмма әлегә, аның фикере буенча, биредә активлыкны Биектау районында гына күрергә була. Туры билгеләнеше буенча кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен хуҗаларыннан тартып алу мәсьәләсе дә шактый кискен булып кала бирә. Бары тик Казанга якын булган районнарда гына да (Лаеш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч) авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 10 мең гектарга якын җир кулланылмый. 

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан «Геопортал» мәгълүмати системасы гамәлгә кертелде, анда республикадагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган кулланылмый торган җирләр һәм законсыз карьерлар буенча ачыкланган барлык очраклар чагылыш тапкан. Тиздән һәр район башлыгы әлеге системага керә алу мөмкинлегенә ия булачак дип ышандырды Л. Фәттерахманов.

– Гамәлдә даими рәвештә җирле үзидарә органнарының дәшми калып риза булуыннан тиешле рәвештә теркәлмәгән гомуми таралыштагы файдалы казылмаларны район хаҗәтләре өчен эшмәкәрләр яки оешмалар тарафыннан чыгару һәм табу очраклары ачыклана, – дип фикер алышуны дәвам итте Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев. Аның ведомствосында административ җәзаны катгыйландыру өчен РФ Административ хокук бозулар кодексын хокук бозулар башкару коралын конфискацияләү мөмкинлеге турында төзәтмә белән тулыландырырга кирәк дип саныйлар, чөнки карьерларны законсыз рәвештә эшләгән чакта махсус техника, экскаваторлар, тракторлар кулланыла. 

Җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләренең тулылыгын һәм үз вакытында башкарылуын тәэмин итү мәсьәләсе дә әһәмиятлеләр рәтендә кала бирә. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда җирле бюджетлар каршында барлыкка килгән бурычның күләме арту буенча тискәре динамика күзәтелә. Быел республикада муниципаль милекне арендалау килешүләре буенча бурыч күләме арту – 9 муниципаль районда, җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре буенча 17 районда күзәтелә. Министрлыкта бурычның артуына дәгъва-иск эшенең йомшак булуы, бурычка карата көн саен автоматлаштырылган мониторинг үткәрмәү шактый дәрәҗәдә ярдәм итә дип саныйлар. 

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалина Хәбибуллина биргән мәгълүматларга караганда, узган елны җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә тарафыннан ачыкланган бозулар күләме 2014 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан, һәм гомуми күләмгә карата 44% диярлек тәшкил иткән. 
– Без даими рәвештә барлык муниципаль берәмлекләргә типик бозулар белән бәйле методик тәкъдимнәр җибәрәбез, җитәкчеләр безне барысы да закон буенча эшләнә дип ышандыра, ә без тикшерү белән киләбез икән – бозулар кабатлана, – дип белдерде Р.Хәбибуллин.

Җир кишәрлекләрен хуҗалыклар китабыннан өземтә буенча нигезсез рәвештә тартып алу өлкәсендә дә аерым киеренкелек сизелә: уннарча авыл җирлеге  җитәкчеләре җинаять эзәрлекләве астына эләкте.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин сүзләренә караганда, соңгы 10 ел эчендә республикада җир кишәрлекләрен бик түбәнәйтелгән бәядән яисә бөтенләй бушлай чыгару системасы гамәлдә булган. Һәм эчке эшләр органнарына әлеге юнәлештә шактый дәрәҗәдә актив эш алып барырга туры килә. Агымдагы елда милекне законсыз рәвештә читкә чыгарудан килгән зыян күләме 20 миллион сумга якынлаша.

– Әлеге елның беренче өч ае эчендә дәүләт һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре белән законсыз рәвештә алыш-биреш ясау өлкәсендә  икътисадый һәм коррупция юнәлешендә 113 җинаять ачыкланды. Коррупциядә 12 вазыйфаи зат, нигездә – җирле үзидарә органнары башлыклары фаш ителде.  Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Яшел ҮЗән, Кукмара, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай муниципаль районнарында җинаять эшләре ачылды. Әмма мондый җинаятьләр элегрәк барлык районнарда да табыла иде, – дип хәбәр итте И.Сафиуллин.
  
– Җир ресурслары белән идарә итү һәм алардан файдалану өлкәсендә барлыкка килгән хәл җиңелләрдән түгел. Элек җирне уңдырышлы катламын бозмас өчен җил һәм су эрозиясеннән саклаган булсалар, хәзер аны кешенең үзеннән, кайчак җинаять максаты белән башкарган эш-гамәлләреннән якларга кирәк. Ачыкланган бозулар күп очракта урынлы характерда, һәм аларга карата чаралар күрү киләчәктә әлеге бозуларны кисәтү һәм булдырмауны тәэмин итми, – дип билгеләп үтте А.Демидов.
 
Утырышта катнашучылар җир ресурсларын законсыз рәвештә үзләштерү очракларын теркәп барырга һәм административ штрафлар салу гына җитми, ә кайчакта хәтта аз нәтиҗә бирә дигән фикергә килделәр. Җирләрне санкциясез, законсыз рәвештә үзләштерү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә һәм комплекслы чишүне таләп итә.
 
Совет тарафыннан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Росреестр Идарәсе хезмәткәрләрен җәлеп итү белән бергә Хисап палатасы, республика прокуратурасы, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарә, Монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләреннән эш төркеме булдыру турында карар кабул ителде.

Эш төркеме әлеге өлкәдә тикшерү һәм күзәтчелек итү органнары тарафыннан ачыклана торган бозуларны махсус компетенциядәге органнарның функцияләрен һәм вәкаләтләрен кабатламыйча системалаштырачак һәм гомумиләштерәчәк, бозулар китереп чыгара торган сәбәпләр һәм шартларга анализ үткәрәчәк һәм алга таба, башта бер-ике район мисалында әлеге өлкәдә кирәкле рөхсәт документларын теркәү һәм төгәл тикшерүне оештыруның оптималь механизмнарын эшләп чыгарачак. Башкарылган эш нәтиҗәләре җирдән куллану һәм рөхсәт бирү процедураларының аерым мәсьәләләрен көйләүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән республиканың Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итү нигезенә салыначак.
 
Башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, дәүләт милкеннән файдаланган чакта законнар таләбен үтәүне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр эшләп чыгару, бозуларны ачыклау һәм туктату барышында килештерелгән якын килү ысулларын эшләп чыгару – Татарстан Президентының Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы каршына куйган Указында билгеләнгән бурычлар. 


Документлар