06.04.2016

6 апрельдә Мәскәүдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре өчен уздырылган «Нәтиҗәлелек аудиты – тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенең өстенлеге» дип аталган фәнни-гамәли семинарда катнашты.

Мәскәү Тикшерү-хисап палатасы тарафыннан оештырылган әлеге семинар эшендә Россия Хисап палатасының системалы анализ дәүләт фәнни-тикшеренү институты, Россия Федерациясенең Үзәк федераль округына керә торган субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчелеге вәкилләре катнашты. 

Азат Вәлиев төп докладларның берсе белән чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы мисалында дәүләт чараларын кулланган чакта нәтиҗәлелек аудитын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Документлар