30.03.2016

30 мартта Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2012-2015 елларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануга карата үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләрен раслады.

Утырышны ачып, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларының ел саен федераль бюджет чаралары катнашы белән тормышка ашырылуын ассызыклап узды. «Идея» Инновацияле-җитештерү технопаркы, «Химград» Технополисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, IT-парк, бизнес-инкубаторлар һәм инжиниринг үзәкләре челтәре булдырылды. Татарстан Республикасы бюджетыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы обектларын булдыру, инвестицияле проектларны тормышка ашыру өчен шактый акча бүлеп бирелә. Шуның белән беррәттән, Хисап палатасы аудиты барышында әлеге тармакта дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру резервлары ачыкланды. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү өлкәсендә эшли торган тагын 10 учреждение һәм оешма тикшерелде. Тикшерелгән чорда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар күләме 5,5 млрд. сум тәшкил итте. 

- Анализланган чор дәвамында тулаем региональ продукт төзелешендә кече һәм урта бизнес өлеше 25,7%ка артты. Шул ук вакытта икътисадый яктан актив булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гомуми саны берникадәр – 15,6%ка кимегәнлеге ачыкланды, – дип хәбәр итте тикшерү җитәкчесе аудитор Азат Вәлиев. – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына субсидияләрне максатчан куллану һәм бизнес-проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге буенча планлы күрсәткечләргә ирешү турында хисапларны үз вакытында бирмәүнең аерым очраклары табылды. Әлеге очраклар буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. 

Идел буе җиңел сәнәгать бизнес-инкубаторында барлык төр бюджетларга түләнгән салым һәм җыемнарның күләме кимү ачыкланды (1,3 млн. сумнан 887 мең сумга кадәр).

Хисап палатасы региондагы инжиниринг үзәкләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру резервларын күрсәтте. «Кече бизнес лизинг компаниясе» ҖЧҖдә калдык бәясе 112,5 млн. сумлык әйләнештән алынган җиһаз, техника һәм башка мөлкәт булуы ачыкланды. Тикшерү үткәргән вакытка лизинг түләүләре буенча бурыч 86,6 млн. сум тәшкил итте. Лизинг компаниясе милкендә Яшел Үзәндәге бәясе 174 млн. сум булган 4 катлы АТС бинасы бар. Ул шактый дәрәҗәдә таушалган, түбәсеннән су үтә. Тикшерү барышында түбә япмасы торгызылды. 

Аудит үткәрү барышында субсидия алучылар ягыннан намуссыз (хокукка каршы килә торган) гамәл итү ихтималыгы ачыкланды, алар буенча эчке финанс тикшерүе һәм аудит механизмнары һәм формалары җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле түгел дип табылырга мөмкин. 

Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыруны норматив хокукый яктан тәэмин итүне камилләштерү, эчке финанс тикшерүен көчәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 

– Аудит ул үткәрелгән оешмага ярдәм итәргә тиеш, һәм бу очракта шулай килеп чыкты да, – дип билгеләп үтте икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин. – Хисап палатасының Экспертлар советы йомгаклары безнең тарафтан кулланылышка алынды. Бүгенге көнгә бөтен диярлек тәкъдимнәр дә, бигрәк тә лизинг компанияләре буенча булганнары, истә тотыла. Хәзер эшмәкәрлеккә дәүләт финанс ярдәме буенча чараларда басым кайтма механизмнар ягына таба күчерелә. Бу – займнар һәм микрозаймнар, Гарантия фонды җаваплылыгы белән кредит алу, ә кире кайтарылмый торган субсидияләр биргән очракта – алучының төгәл адреслы булуы.  

Ул шулай ук нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләрен истә тоткан хәлдә республика Министрлар Кабинетында аерым норматив актлар кабул итү планлаштырылуы турында хәбәр итте. 

Коллегия әгъзалары ТР Министрлар Кабинетына нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турында Хисап белән бергә мәгълүмати хат җибәрергә карар кылды. Мәгълүмат чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына һәм Инвестиция-венчур фондына юллана, тикшерү материаллары кабул ителгән тәртиптә республика Прокуратурасына җибәрелә. 


Документлар