30.03.2016

30 мартта Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Кукмара муниципаль районында 2014-2015 елларда бюджет чараларын, дәүләт һәи муниципаль милекне куллануны тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды.

Районның 17 учреждениесен һәм оешмасын тикшерү барышында 168 млн. сумлык бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды (тикшерелгән чараларның гомуми күләменең 7,5%ы). Әлеге чараларның шактый өлеше кайбер учреждениеләр тарафыннан җирле бюджет чараларын бюджет классификациясенең тиешле кодлары буенча тотмауда җибәрелгән  чыгымнар тотуга туры килә. Ревизия ясаучылар таләбе буенча бозулар җибәргән учреждениеләр касса чыгымнарын төзәттеләр.  

2014 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт вакытында Кукмара ш.т.б.нең өч йортында гомуми күләме 3,7 млн. сум булган җылылык белән тәэмин итү системасына ремонт ясала. Әмма икенче елны ук, йортларны индивидуаль җылытуга күчерү сәбәпле, алар сүтеп алына. Хисап палатасында әлеге чаралар нәтиҗәсез кулланылды дип карар чыгардылар. 

– Күп учреждениеләрдә киләчәктә куллануга яраксыз булган төп чараларны гамәлдән чыгару буенча үз вакытында чаралар күрелмәгән, – дип билгеләп үтте аудитор Сергей Колодников.

Шулай итеп, районның мәгариф системасы буенча тикшерүчеләр тулысынча тузган эксплуатацияләнми торган 13 берәмлек автомобиль санады, шулай булса да бюджет чаралары исәбенә ел саен транспорт салымы түләнеп торган. Шуңа охшаш хщл тикшерелгән башка учреждениеләрдә дә күзәтелгән. 

39 млн. сумнан артык күләмдә муниципаль милек белән идарә итү һәм файдалану белән бәйле бозулар җибәрелгән. 

«Ремстройсервис» һәм «ВодоТехноСервис» фирмаларына гомуми бәясе 3,4 млн. сум булган ассенизатор машинасын һәм мунча бинасын ышанып идарә итүгә тапшырып, Кукмара шт..б. башкарма комитетында «Конкуренцияне саклау турында» Федераль законын үтәү һәм мондый килешүләр төзүгә хокук өчен бәйгеләр (аукционнар) үткәрү кирәклеген онытып җибәргәннәр. Әлеге төп чараларны тапшыру очрагын үзләренең финанс хисапларында күрсәтүне дә кирәк дип тапмаганнар.  

1,2 млн. сумлык гараж комплексын исәпкә алмаган район башкарма комитетында да хәтерсезлектән интеккәннәр. 

Алга таба, С.Колодников хәбәр иткәнчә, тупас бозу фактлары буенча тикшерелгән учреждениеләрнең вазыйфаи затларына карата административ хокук бозулар турында алты беркетмә төзелгән. 

Муниципаль заказ үтәлешен тикшерү барышында Пчеловод авылындагы клубның 2013 елда 3,4 млн. сумга Село-Чура җирлеге башкарма комитеты подрядчы «Промстрой» ҖЧҖ белән контракт төзегәнче ярты ел элек төзелгәнлеге ачыклана. 

Районның белем бирү учреждениеләрен 23 млн. сумлык акмай һәм ит белән тәэмин итүне «Уником» ҖЧҖ һәм Фәйзуллин ШЭ төзелгән контрактлар шартларын һәм ветеринария законнары нормаларын бозып башкара.    

Үз постында муниципаль район башлыгы Сергей Дмитриев бары тик ел ярым гына булуы белән бәйле рәвештә, ул Хисап палатасының кайбер нәрсәләргә күзне ачарга ярдәм итүен билгеләп үтте. «Ачыкланган бозуларның 85 проценты тикшерү барышында ук юкка чыгарылды, калганнары якын арада бетереләчәк. Киләчәктә мондый бозуларны булдырмас өчен барлык чаралар да күрелер. Шәхсән күзәтү астына алачакмын»,  – диде  ул, сүзен йомгаклап. 

Кукмара муниципаль районы башлыгы адресына – Хисап палатасы күрсәтмәсе, ачыкланган бозулар турында мәгълүмат  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Мәгариф министрлыгына җибәрелде. Тикшерү материаллары Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә һәм республика Прокуратурасына тапшырыла. 

Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.


Документлар