19.02.2016

19 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә Түбән Кама муниципаль районында 2013-2015 елларда Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен һәм җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләрен карады.

Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерү чарасы барышында 6 млрд. сумга якын бюджетара трансфертларлар тулы күләмдә тикшерелгән. Гомуми күләме 22 млн. сум булган бюджет чараларын кулланганда нәтиҗәсез эшчәнлек фактлары табылган. Шулай итеп, җирле бюджетны үтәгәндә ел саен район учреждениеләре тарафыннан киләчәктәге вакыт аралыклары чыгымнарын түләү гамәлгә кертелгән. Башкарылган санап язулардан артыграк иминият кертемнәрен түләү 9,3 млн. сум тәшкил иткән.
 
2014 елның декабрендә Түбән Кама районына «Халык иҗаты йорты» мәдәният учреждениесе тарафыннан муниципаль бурыч үтәүгә 8,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Ләкин чынбарлыкта муниципаль берәмлек балансында андый учреждение юк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акчалар Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылган.
  
Табигатьне саклау чараларын үтәүгә ТР бюджетыннан акчалар үзләштерелми. Шулай, Кама Аланы штб. башкарма комитеты ел саен  «ЖилПромСтрой» ҖЧҖ белән контрактлар төзи, әмма алар үтәлми һәм аннан соң өзелә. Шул ук вакытта подрядчы намуссыз тәэминатчылар реестрына кертелми, аңа карата штраф санкцияләре кулланылмый.
  
Аренда өчен түләү һәм милек сатудан  җирле бюджет 62,5 млн. сум акча алып бетерми. Мәсәлән, сәүдә үзәге төзү өчен җир кишәрлеген арендага ала торган «Бызовский…» ҖЧҖ белән килешү буенча сатулашулар нәтиҗәләре белән аренда бәясе елына 1,9 млн. сум күләмендә билгеләнгән. Алга таба, үзәкне төзү чорына, ул елына 766 мең сумга кадәр киметелә. Әмма эш төзелеш эшләренә кадәр барып җитми, ә җир кишәрлегендә базар эшләп тора. Тикшерү барышында аренда өчен түләүләрдән бюджетка 32,5 млн. сум акча керде.  
Аерым очракларда өч елдан артык файдаланылмаган 20 күчемсез милек объектының бәясе 17,2 млн. сум тәшкил итә.
 
Ревизия ясаучылар шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең максатсыз файдалану фактларын да ачыклыйлар. Мисал өчен, Кама елгасы ярында шундый кишәрлекләрнең берсендә ШЭ Дякун О.И. «Якорь» кафесын ача, ә аның янәшәсендәге территория койма белән тотып алына. Тикшерү барышында кишәрлектән файдалану өчен хокук бирүче документларын бирә алмау сәбәпле, Түбән Кама шәһәр суды законсыз төзелгән корылмаларны юкка чыгару турында карар кабул итте.
  
Район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Федотов Коллегия әгъзаларын районда ачыкланган бозуларны юкка чыгару, муниципаль берәмлекнең мөлкәти интересларын яңадан торгызу буенча җитди эш алып барылуы турында ышандырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бозуларның 87%ы юкка чыгарылган, 236 млн. сумлык чаралар күрелгән, гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
 
Хисап палатасы тарафыннан Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре башлыкларына карата административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелде. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча мәгълүмат муниципаль берәмлек башлыгына һәм ТР Прокуратурасына җибәрелә.


Документлар