19.02.2016

19 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә уздырылган үз утырышында республика бюджетыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен тотуга һәм тәэмин итүгә бүлеп бирелгән чараларның кулланылуын тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Республика Мәгариф министрлыгының сметасы буенча дәүләтнеке булган: Яр Чаллының сәүдә-технология һәм Әлмәтнең муниципаль хезмәт югары уку йортлары  югары һөнәри белем алучы белгечләр әзерлиләр. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты – студентларны шулай ук урта һөнәри белем бирү программалары буенча, ә Яр Чаллы уку йорты урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү программалары буенча укыта. Гомумән алганда, 2015-2016 уку елы башына әлеге вузларда үз эченә әзерлекнең 44 махсус юнәлешен алган  югары белем бирү программалары буенча 5 285 студент укыган.
 
Урта һөнәри белемнең 21 белгечлеге буенча белем бирү программалары буенча – 1 268 кеше һәм башлангыч һөнәри белем бирүнең дүрт юнәлеше буенча 249 кеше укыган. 
Тикшерүләр барышында гомуми күләме 6,7 млн. сумлык бозулар ачыкланган (бу тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 1%). Төп өлешне бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы буенча бозулар тәшкил итте – 6,3 млн. сум.
 
– Муниципаль хезмәт институтында уздырылган инвентаризацияләү гомуми күләме 2,6 млн. сумлык кирәгеннән артык төп чара булуын ачыклады, сәүдә-технология институтында 2015 елның октябрендә институт тарафыннан үзәкләштереп алынган 17 ноутбук керемгә язылып куелмаган булган, – дип хәбәр итте аудитор Сергей Колодников. – Ә нефть институты тарафыннан арендага бирелгән гомуми бәясе 3,1 млн. сумлык төп чаралар объектлары аның баланстан тыш хисабында чагылдырылмаган.
 
Нефть һәм сәүдә-технология институтларының җитәкчеләре һәм баш бухгалтерларына карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Учреждение җитәкчеләренә өстәп язулар һәм бер мәртәбә бирелә торган премияләр һәм стимул рәвешендәге түләүләр дә ревизорлар күңелендә җитди шик уятты.

Шулай, 2014 елда муниципаль хезмәт һәм нефть институтлары ректорларына Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле боерыкларыннан тыш дәүләт йөкләмәләрен башкару өчен бүлеп бирелгән республика бюджеты чаралары хисабына 26 мең сум һәм 57 мең сум күләмендә премияләр түләнгән. 

Шулай ук аларга нигезсез рәвештә учреждениеләрнең бюджеттан тыш чаралары хисабына да бер мәртәбә бирелә торган түләүләр  башкарылган. Министрлык белән килештермичә 2015 елда нефть институтының беренче проректоры боерыклары тарафыннан әлеге уку йорты ректоры вузга дәүләт аккредитациясе үткәрүне оештырганы һәм аңа документлар әзерләгәне һәм 2014-2015 уку еллары өчен хисап документациясен әзерләгәне һәм тапшырганы өчен гомуми күләме 152 мең сумлык премиягә лаек булган. Ә муниципаль хезмәт институты ректорына шул ук елның июлендә 183 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Шунысы игътибарга лаек, аерым бер вакытка төзелгән хезмәт килешүе шартлары буенча мондый төр түләүләр каралмаган һәм министрлык белән килештерелмәгән.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов инкарь итеп тормады – чыннан да, бюджет законнарын катгый бозулар җибәрелгән, ә кайбер очраклар хәтта башка да сыймый. 

- Бухгалтерлык исәбен һәм хисабын бозу буенча барлык күләмгә – 6,3 млн. сумлык чаралар күрелгән, баш хисапчыларга дисциплинар кисәтүләр ясалган. Нигезсез рәвештә түләнгән чараларның бер өлеше бюджетка кире кайтарылган, калган өлеше закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә кайтарылачак. Нәтиҗәләр ясалды, кабатланулар булмас, – дип әйтте министр урынбасары. 

– Бар яклап тәртип урнаштырыгыз. Үзегез чаралар күрмәсәгез – башкалар тотыныр. Мисаллар артыннан ерак барасы түгел, алар барыбызга да мәгълүм һәм әле барыбызның да исендә, – дип сөйләшүгә нокта куйды Алексей Демидов.
 
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтына һәм Әлмәт дәүләт нефть институтына ТР Хисап палатасы күрсәтмәләре юлланды. Тикшерү материаллары республиканың Прокуратурасына җибәрелә. 


Документлар