19.02.2016

19 февральдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Питрәч муниципаль районында соңгы өч ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хисапны раслады.

Җирле бюджет чыгымнары төзелеше аның социаль юнәлештә булуын исбатлый: социаль өлкәгә чыгымнарының чагыштырма авырлыгы 78%тан артык өлешне тәшкил итә дип хәбәр итте Илнур Мөбарәков. Шул ук вакытта чыгым өлеше бюджет тарафыннан каралган күләмдә башкарылмаган.

Татарстан Республикасы бюджетыннан килгән финанс ярдәме 1 млрд. 17 млн. сум тәшкил иткән, аларны куллануны тулы күләмдә тикшерелде. 67 млн. сум күләмендә бозулар ачыкланды. Аларның өчтән ике өлеше җирле хакимият органнарының муниципаль милек белән идарә иткәндә һәм тормышка ашырган чакта нәтиҗәсез эшчәнлек алып баруы белән бәйле.

– Җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм сатып алу-сату килешүләренең күп өлеше сатулашулар үткәреп тормыйча гына төзелә, – дип билгеләп үтте аудитор. – 2014 елда сатулашулар барышында 16 җир кишәрлеге сатылган булса, 56сы әлеге процедуралардан тыш җибәрелгән. 2015 елның 11 ае эчендә барлык 58 кишәрлек тә сатулашулар үткәреп тормыйча гына тормышка ашырылган.

Җир кишәрлекләрен сатулашулар үткәрмичә торып бирү җирле бюджетны тулыландыруга ярдәм итми, ул гына да түгел кайбер фактлар коррупция күренешләре булуга да күрсәтә. Мәсәлән, Питрәч бистәсендә И.Г.Товкалев һәм С.П.Товкалевага сатулашулар үткәреп тормыйча гына 15 әр сутый мәйданлы ике күрше кишәрлек бирелгән, һәрберсенең еллык аренда бәясе 225 сум. Шул ук вакытта Товкалев Геннадий Петрович Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын били.
   
Хәер, кайчак хәтта рәсми процедуралар да җирле казнаны тулыландыруны бөтенләй гарантияләми. Шулай, мәсәлән, 2015 елның июнендә Гильдеево авылындагы өч җир кишәрлеге сатулашулар нәтиҗәсе буенча Р.А.Исмәгыйлевка кишәрлекләр өчен 529 мең сумнан 829 мең сумга кадәрле еллык түләве белән арендага бирелгән. Ә инде декабрьдә җир тулысы белән әлеге кишәрлекләрдә урнашкан корылмалар хуҗасы буларак 4 мең сумга аның исеменә рәсмиләштерелгән. Ә корылмалары исә гап-гади төзелеш бытовкалары була. Тиздән интернетта әлеге кишәрлекләр бәяләре 700 мең сумнан башлап сатуга куела.
 
Җир кишәрлекләрен максатчан куллануны тиешенчә тикшерү дә юк дәрәҗәсендә. «Горняк» ҖЧҖнә авыл хуҗалыгы тармагында җитештерү өчен арендага бирелгән 6,4 га мәйдандагы җир кишәрлегендә чынлыкта известьташ табу алып барыла. Кишәрлекне башка категория җирләренә күчерү турында раслау документларын ревизия ясаучыларга күрсәтмәделәр.

Шемелка елгасы буенча урнашкан кайбер авыл хуҗалыгы кишәрлекләре дә туры билгеләнешләре буенча кулланылмый – аларда торак йортлар, мунчалар урнашкан.
 
Икенче бер мисал. «Политехсервис» РК» ҖЧҖ белән юл сервисы объектларын төзү өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 4 га җирне бүлеп бирү турында, ягъни баштан ук аны максаттан тыш куллану хакында килешү төзелгән. Өстәмә килешү белән тагын бер кат законны бозу нигезендә аренда килешүе 2015 елның 30 августына кадәр озайтылган. Ә сентябрьдә М7 федераль трассасына якын урнашкан әлеге җир кишәрлеге, сатулашулар үткәреп тормыйча, Питрәч районы башкарма комитеты карары белән «Политехсервис» МК» җәмгыятенә 112 мең сумга сатылган. Шул ук вакытта аның базар бәясе 2 млн. сум тәшкил итә.
 
Питрәч районы башкарма комитеты балансындагы гомуми бәясе 38 млн. сумнан артык булган су белән тәэмин итү, канализация, газ белән тәэмин итү объектлары чынбарлыкта коммерциячел оешмалар тарафыннан халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кулланылалар. Муниципаль милек мөлкәтчеләре һәм коммерсантлар арасында килешү мөнәсәбәтләре юк.
 
Гомуми бәясе 7,5 млн. сум булган Питрәч җирлеге башкарма комитетына караган милек комплексы (административ бина, гаражлар, пар казаннары бинасы, склад һәм башкалар) ике елдан артык эксплуатацияләнми. Шуңа да карамастан, эшләми торган объектны саклау буенча чыгымнар 600 меңнән сумнан артык тәшкил иткән.
 
Ревизия ясаучылар бюджет чараларын оптимальләштерү буенча  чараларга игътибарларын юнәлтте. 2013 елда район башкарма комитеты тарафыннан штат саны 11 кешегә кыскартылган, ә барлыкка килгән экономия калган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга яңадан бүленгән. Һәм шул ук вакытта элек кыскартылган хезмәткәрләр башкарган хезмәтләрне үтәү өчен аутсорсинг буенча район башкарма комитеты ихтыяҗлары өчен 19 кеше җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, бюджет чыгымнары 8,6 млн. сумга арткан.
 
Хисап палатасына риясыз һәм һөнәри хезмәтләре өчен рәхмәтен белдереп, муниципаль район башлыгы Эдуард Дияров бозуларның 80%ының инде юкка чыгарылуы һәм хәзер калган өлешен бетерү буенча чаралар күрелүе турында хәбәр итте.
 
Питрәч районы һәм Питрәч авылы башкарма комитетлары җитәкчеләренә карата административ бозулар турында 4 беркетмә төзелде.
 
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең максатсыз куллану очраклары буенча материаллар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелде, мәгълүмат Питрәч муниципаль районы башлыгына һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.


Документлар