16 февральдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Федерациясе Хисап палатасының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану белән бәйле булган тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларының максат һәм бурычлары, төп мәсьәләләренә багышланган видеоконференциясендә катнашты.
РФ Хисап палатасы аудиторы Юрий Росляк видеоконференция форматында алып барган әлеге киңәшмә барышында аерым региональ тикшерү-хисап органнары вәкилләре һәм Россия субъектлары җитәкчеләре авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү федераль программасын тормышка ашыру юнәлешендәге эшләрнең торышы турында сөйләде.
Ачыкланган төп бозулар арасында түбәндәгеләр телгә алынды: күчереп урнаштыру этапларын үтәмәү; максатчан күрсәткечләрне үтәмәү; РФ субъекты бюджетыннан җирле бюджетларга чараларны вакытында күчермәү; финанслауда катнашу шартларын үтәмәү.
Якын-тирә вакыт эчендә ТКХ Реформалаштыруга ярдәм итү фонды Татарстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчереп урнаштыру программасы үтәлешен тикшерергә планлаштыра.
Юрий Росляк РФ субъектларының тикшерү-хисап органнарыннан бушый торган җир кишәрлекләрен алга таба куллану; программаны тормышка ашыруның срокларын, этапларын үтәү; авария хәлендәге торакны сатып алу бәясенең нигезле булуын; финанслауда катнашу шартларын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтүләрен үтенде.