16.02.2016

16 февральдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының региональ бүлеге җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үткәрде.

Яклар Хисап палатасы белән иҗтимагый хәрәкәте арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөмкин булган механизмнарын һәм форматларын тикшерделәр.
 
- Безне күп нәрсә кызыксындыра, без, чынбарлыкта, бар нәрсәне дә булдыра алабыз. Ә Хисап палатасы аерым кысаларда эшли һәм барыннан да бигрәк бюджет буенча «үткенләнгән», – дип белдерде мөмкин булган хезмәттәшлек колачын күрсәтеп ГХФ Татарстан Республикасындагы региональ бүлекнең рәистәше, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе» эш бирүчеләренең региональ бүлеге президенты Александр Лаврентьев.
  
Алексей Демидов Хисап палатасы уздыра торган тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары, ТР ТХО Советы кысаларында муниципаль тикшерү-хисап органнарындагы коллегалары белән хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән үзара бәйләнеше турында сөйләде. Үзара тәҗрибә алмашу өчен тагын бер мәйданчык – Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы. Һәм, А.Демидов фикере буенча, ГХФ аның эшендә дә катнаша алыр иде.
  
Үз чиратында, «Намуслы сатып алулар өчен» иҗтимагый хәрәкәтенең шактый ук уңышлы проекты турында белеп, ул Хисап палатасына бюджет чараларын кулланып сатып алу эшчәнлеге турында өстәмә мәгълүмат бирүләрен сорады (бәйге процедуралары стадиясендә дә, контрактларны үтәү барышында да).
  
Яклар шулай ук Хисап палатасы үткәрә торган нәтиҗәлелек аудитлары кысаларында үзара хезмәттәшлекне ныгыту белән кызыксындылар, һәм шунда ук уртак көнүзәк теманы – юл төзелешен таптылар. ГБФ вәкиле күптән түгел генә башланган нәтиҗәлелек аудиты кысаларында Эксперт советы составында эшләргә, ә Хисап палатасы үзенең методик эшкәртмәләре белән бүлешергә килештеләр.
 
Шулай ук социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән республика дәүләт программаларын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләүдә якларның үзара хезмәттәшлеге дә ике якка да файдалы була ала. «Республикада 29 шундый программа эшли, бюджетның чыгымнар өлешенең 86%ы алар аша тормышка ашырыла», – дип аңлатты А.Демидов һәм, мисал буларак, «Татарстан Республикасы халкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү хезмәтләре белән тәэмин итүне яхшырту» озак вакытка исәпләнгән максатчан программасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген күптән түгел тикшерүнең кайбер нәтиҗәләре турында сөйләде.
 
- Гомумроссия халык фронты экспертлары Татарстанда «Чиста су» федераль программасын тормышка ашыру белән бәйле ситуацияне тикшерүгә алдылар.  Әлеге мәсьәләләр буенча без халыктан бик күп шелтә алабыз, һәм әлеге тема, билгеле, безне бик кызыксындыра. Сәламәтлек саклау, ятим балалар, социаль ярдәм кебек һәм  РФ Президентының «май карарларын» тормышка ашыру белән бәйле барлык нәрсә дә, аларның үтәлешенең мониторингын шул исәптән БХФ да тормышка ашыра. Биредә без, һичшиксез, катнашачакбыз, – дип ассызыклады  А. Лаврентьев.
  
Фикер алышуны тәмамлап, яклар Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм «РОССИЯ ӨЧЕН» ХАЛЫК ФРОНТЫ» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы Региональ бүлеге арасында бюджет чараларын куллануны һәм дәүләт милке белән идарә итүне тикшерү буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, шул исәптән, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларны тормышка ашыру кысаларында, конкрет чаралар кысаларында эш тәҗрибәсе һәм эшчәнлек нәтиҗәләре белән алмашу турында Килешүгә кул куйдылар.
 
Эшлекле очрашуда Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев һәм Татарстанда ГХФ РБ башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Равил Хөснуллин катнашты.


Документлар