14.02.2016

14 февральдә, гашыйклар көнендә, Хисап палатасы хезмәткәрләре чаңгы спортына гашыйк булган барлык кешеләр белән бергә «Россия чаңгы юлы-2016» халык йөгерүендә катнашты.

Казанда ярышлар берьюлы өч мәйданчыкта узды. Хисап палатасы хезмәткәрләре «Кояшлы» лагере янындагы төп трассада (Залесный бистәсе) чаңгы ярышларында үз көчләрен сынады. Яхшы традиция буенча саф һавадагы әлеге бәйрәмгә гаилә әгъзалары да җәлеп ителде. Ярдәм төркеме яхшы кәеф булдырып торды һәм катнашучыларны кайнар чәй, тәмле пешкән ризыклар белән сыйлады. Моннан тыш, әлеге чарада катнашучыларны концерт программасы да «җылытып торды». 

Документлар