13.02.2016

Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре яңа ачылган Бадминтон үзәгендә Ф.Г.Вәлиев исемендәге Кубокны яулау өчен ярыш-турнирда катнаштылар.

13 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре республикада бадминтон хәрәкәтенә нигез салучы, әлеге спорт төрен яратучылар тарафыннан ярату һәм хөрмәткә лаек булган кеше – Фәрит Габдулла улы Вәлиевка багышлап үткәрелгән бадминтон буенча зур күләмле ярышта катнаштылар. Шунысы игътибарга лаек, яшь һәм әзерлегенә бәйсез рәвештә теләгән барлык кеше катнаша алган әлеге турнир Бадминтон үзәген тантаналы рәвештә ачканнан соң ук башланып китте.
 
Үзәкне ачу бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Эрик Хейер Ларсен, Россиянең Бадминтон милли федерациясе президенты Сергей Шахрай, ТР Бадминтон федерациясенең Күзәтү Советы рәисе – ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, бадминтон буенча күп мәртәбә ТР чемпионы булган ТР Хисап палатасының элеккеге хезмәткәре Павел Фомин катнашты. Россиядә тиңе булмаган һәм Европада иң яхшылардан саналган әлеге уникаль спорт объекты шәхсән республикабыз Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәме белән төзелде.

Эшчәнлегенең беренче көненнән үк әлеге Үзәк үз билгеләнешен актив рәвештә куллана – алга таба да республикада гаммәви рәвештә бадминтон хәрәкәтен үстерү өчен яңа киңлекләр ача һәм Россия һәм дөнья күләмендә  Татарстанны тәкъдим итә алырлык бадминтончыларның спорт осталыкларын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыра башлады. 


Документлар