29.12.2015

Хисап палатасы коллективы елның спорт чараларына нәтиҗә ясый.

2015 ел республика өчен төрле спорт вакыйгаларына бай булды. Аларда Хисап палатасы коллективы вәкилләре дә бик актив чыгыш ясады. Шулай итеп, ФИНА Спортның су төрләре буенча 16-нчы дөнья чемпионаты кебек планетакүләм чарада Хисап палатасы хезмәткәрләре үз гаилә әгъзалары белән актив җанатарлар сыйфатында гына катнашса, башка чараларда алар стартка үзләре чыкты.  Инде традициягә әйләнгән «Россия чаңгы юлы» һәм «Милләтләр кроссы»на быел тагын бер мәдәни-спорт чарасы – «Казан велотөне» кушылды. Бу вакыйга да катнашучылар араында бик уңай тәэсирләр калдырды. Оешма хезмәткәрләренең спорт тормышына тартылуының иң актив очрагы – ул Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашу. Ярышларның тугыз спорт төрен үз эченә алган программасы коллектив әгъзаларына аларга ел буе әзерләнү өчен этәргеч булып торды. Бадминтон буенча ярышларда чираттагы, өченче ел рәттән килә торган ышанычлы җиңү коллективның спорттагы иң зур уңышы булып торды.


ФОТО

Документлар