29.12.2015

29 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Хисап палатасы Коллегиясе Татарстан Республикасы торак пунктларын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына капиталь ремонт ясау, төзү һәм реконструкцияләүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит нәтиҗәләрен раслады.

Татарстан Республикасы бюджетыннан 2012-2014 елларга һәм 2015 елның 10 ае өчен су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларына 2735,7 млн. сум акча юлланган. 

ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды эшчәнлеген тикшерү су белән тәэмин итү объектлары төзелешенә кертемнәрнең балансланган кыйммәтенең анализланган вакыт аралыгы өчен өч тапкыр артканлыгын һәм 2015 елның 1 сентябренә 2 487 млн. сум тәшкил иткәнлеген күрсәтте. Фонд балансында 2008 елдан алып 2012 елга кадәрге вакыт аралыгында барлыкка килгән тәмамланмаган төзелеш составында саналган объектларның бәясе 743,2 млн. сум тәшкил итте (гомуми күләмгщ карата – 29,9%). 

Дәүләт контрактлары буенча аванслау лимитларын арттыруның, алар буенча эшләр үтәлешенең сроклары бозылуның, гомуми күләме 3,1 млн.сум булган эшләрнең бәясен арттыруның аерым очраклары ачыкланды. 

Шулай итеп, Югары Ослан муниципаль районының Рус Макулово авылында суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләүнең бәясе 1,4 млн. сумга арттырылган. Подрядчы санитар зонаны яшелләндерү, юл капламын сүтү һәм яңадан торгызу буенча эшне башкармаган, төшү урыннары ясалмаган, койма корылмалары буенча эш күләме арттырылган. Тикшерү барышында подрядчы оешма 995,5 мең сумлык ачыкланган кисәтүләрне бетерде һәм заказчыга башкарылмаган эшләр өчен алган 352,4 мең сум акчаны кире кайтарды.

Казанның Совет районы Офицерлар бистәсендә су белән тәэмин итү буенча эшләрнең бәясен арттырып күрсәтүнең гомуми күләме 909,5 мең сум ачыкланган. Подрядчы йөк ташуларның күләмен һәм торба үткәргеч астына комлы нигез төзүне арттырып күрсәтә. Тикшерү барышында заказчы исәп-хисабына 909,5 мең сум кире кайтарыла.    

Яшел Үзән муниципаль районында 2012 елдан бирле гомуми бәясе 8,2 млн. булган ике тәмамланган объект эшләми. 

ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсен тикшерү барышында 389,1 млн. сумлык суүткәргеч һәм субүлгеч системасының 19 объектының әзерлек стадиясендә булуы ачыкланды. Ләкин алар тәмамланмаган төзелеш рәтендә саналган. Аерым объектларның, ә алар һаман да эксплуатацияләүче оешмаларга тапшырылмаганнар, карау вакытында күрзгә күренеп тора торган җимерелү билгеләре дә булган. 

Тикшерүне җитәкләгән аудитор Азат Вәлиев игътибарны кайбер саннарга юнәлдерде. Татарстанда 2015 ел башына суүткәргеч челтәрләрнең 30%тан аз гына артык өлешен алмаштырырга кирәк була. Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итә торган 3 564 чыганакның 10,5 % ы санитар норма һәм кагыйдәләргә җавап бирми. 

Аудит барышында 2014 елда республиканың 17 муниципаль берәмлегенең торак пунктларында төзелгән 28 артезиан скважиналарының эчәргә яраклы суын тикшерү оештырылды. 

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенең суга карата үткәрелгән санитария-эпидемиология экспертизасы 28 су белән тәэмин итә торган җир асты чыганагының 11е генә гигиена нормативларына туры килүен күрсәтте. 10 скважинада су санитария-химик күрсәткечләре таләпләренә туры килми (Кайбыч районы – Кече Мәми авылы; Югары Ослан районы – Түбән Ослан авылы; Биектау районы – Фәнни шәһәрчек (2 скважина) һәм башкалар). Җиде скважина канәгатьләндермәслек хәлдә һәм эшләми (Әлки районы – Түбән Колчурино авылы; Бөгелмә районы – Зеленая Роща авылы; Тукай районы – Яңа Троицкий авылы һ.б). 

Канализация һәм чистарту корылмалары торышына анализ күп торак пунктларда, халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудырып, чистарту корылмаларының канәгатьләнмәслек эшләүләрен,  су объектларына пычрак сулар агу дәвам итүен күрсәтте. Чистарту корылмаларының нәтиҗәсез эшләвенең төп сәбәбе булып рухи яктан искергән корылмалар, чистартуга керә торган юынтык суларның гидравлика һәм пычратучы матдәләр концентрациясе буенча артык булуы  кала бирә. 

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов авылдагы автоном канализациянең җитди караш таләп итә торган мәсьәлә булып торуын танырга мәҗбүр булды. Килеп туган хәлне чистарту корылмаларының 60 процентка якынының шәхси кулларда булу факты да катлауландыра.  

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм Тарифлар буенча дәүләт комитетына мәгълүмати хатлар җибәрергә карар кабул ителде. Ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен Газлаштыру фондына ТР Хисап палатасының Күрсәтмәсе җибәрелде . Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә Прокуратурага һәм Прокуратурага һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә юллана. 


Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

Документлар