29.12.2015

29 декабрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2012-2015 елларда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча чараларны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты үткәрү йомгаклары каралды.

Тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, аудит барышында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хәлен һәм тормыш сыйфатын яхшырту, аларның социаль яктан яклану дәрәҗәсен арттыру буенча оештыру, социаль-икътисадый шартларны формалаштыруның нәтиҗәлелегенә бәя бирелде. Шулай ук учреждениеләрнең матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсенә анализ ясалды. Нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары Эксперт советы тарафыннан каралды, аудит нәтиҗәләре буенча чыгарылган йомгак һәм тәкъдимнәр нигезле дип табылды. 

Татарстан Республикасында ятим балалар мәсьәләсе белән үз вәкаләтләре кысаларында дүрт министрлык шөгыльләнә: бу – мәгариф һәм фән; хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; сәламәтлек саклау; җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыклары.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима үз чыгышында хәзерге вакытта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 8 балалар йорты (2012 елда аларның саны 12 булган), VIII төрдәге ике махсус коррекция мәктәп-интернатының, махсуслаштырылган балалар йортының, акыл ягыннан зәгыйф булган балалар өчен ике интернат-йортының эшләп килүен  әйтте. 2016 елда тагын бер балалар йортын ябу планлаштырылган. 

Соңгы өч ел эчендә республикада интернат учреждениеләрендә һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гомуми санының кимүенә карата тотрыклы динамика саклана. 2012 елда әлеге категория балаларының гомуми саны 12 121 кеше булган (2013 елда – 11 973, 2014 елда – 11 961).

2014 елда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләү өчен гаиләләргә урнаштыру (опека, попечительлек, уллыкка алу) очраклары артты. Ә гаиләләрдә тәрбияләнә торган ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның  әлеге категория балаларның гомуми санына карата чагыштырмача авырлыгы 93,6% тәшкил итте. Шул ук вакытта ятим балалар өчен ачылган  учреждениеләрдә тәрбияләнә торган балалар саны тотрыклы рәвештә кими – 2012 елда әлеге сан 906 кеше булса, 2014 елда – 613 кеше (32,3 %ка кимү).

2012-2015 еллар өчен торак биналар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән финанслау күләме 1 млрд. 84 млн. сум, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджеты чаралары 790,5 млн. сум тәшкил итте.

– Ятим балалар өчен торак төзү өчен региональ финанслауның ел саен артуына карамастан, фатир көтү вакыты 4 елдан артып китә. Шул ук вакытта ятим балаларга бирелгән фатирларның гомуми саны, 2012 елдан башлап, 1,8 мәртәбә арткан, – ди алга китеп И.Мөбарәков. 

2012-2014 елларда социаль ярдәм чараларын тәэмин итү өчен – 3 110,6 млн. сум, 2015 елның 9 ае өчен 870,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Барлык категория ярдәм алучыларга социаль түләүләр күләме тикшерелә торган чорда ел саен артып барган.

Шул ук вакытта, аерым түләүләр - кием-салым (учреждениедән чыккан чакта), аяк киеме, йомшак җиһаз һәм җайланмалар сатып алу өчен еллык һәм бер мәртәбә түләнә торган пособиеләр - 5 ел дәвамында индексацияләнмәгән. 

2012-2014 еллар һәм 2015 елның 9 ае өчен учреждениеләрне финанслауның гомуми күләме 2 452,6 млн. сум тәшкил итте. Финанслау ел саен арткан вакытта ятим балалар саны кими.

Тикшерү материалларында 2012-2015 елларда балалар йортлары өчен күчемсез милек һәм аерата кыйммәтле күчемле милекне тоту өчен дәүләт бурычы кысаларында дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә норматив чыгымнар күләменең билгеләп куелмаганлыгы ассызыкланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча субсидия күләме алдагы елда чынлыкта булган чыгымнар күләмен истә тоткан хәлдә исәпләнә. Мондый хәл учреждениеләр тарафыннан дәүләт биремен үтәү өчен бүлеп бирелгән чаралар калдыгы барлыкка килүгә китерә. Шулай, гомуми күләме 16,5 млн. сумлык чаралар инде ике елдан артык вакыт буе кулланылмый, – дип билгеләп үтте И.Мөбарәков.

Тикшерүләр барышында учреждениеләрдә яшәүчеләр саны һәм бер тәрбияләнүчегә туры килергә тиешле мәйдан буенча нормативларны арттыру, йомшак җиһаз белән тәэмин итү нормаларын һәм ашау-эчү нормаларын бозу очраклары ачыкланды.

Учреждениеләр тарафыннан контракт буенча йөкләмәләрен үз вакытында башкармый торган тщэмин итүчеләргә карата штраф санкцияләре кулланылмый. Аерым очракларда дәүләт контрактлары буенча хезмәт күрсәтүләр бәясе 10 проценттан артык күләмдә арттырылган. Шулай ук дәүләт контракты буенча контракт төзү датасыннан иртәрәк һәм сатып-алулар үткәреп тормыйча гына эш башкару очраклары ачыкланган. Азык-төлек продуктларын арттырылган бәяләр буенча сатып-алу очраклары табылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына – Хисап палатасы күрсәтмәләрен, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына мәгълүмати хат юллау турында карар кабул ителде. Аудит нәтиҗәләре буенча хисап ТР Дәүләт Советына, ТР Министрлар Кабинетына һәм ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә җибәрелә. Чаралар күрү турында карар кабул итү кирәклеге мәсьәләсен чишү өчен тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына җибәрелә. 


Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

Документлар