27.12.2015

27 декабрьдә, елның иң тылсымлы бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре хәйрия акциясе белән «Кайгырту» социаль приютындагы үзләре тарафыннан шефлыкка алынган нәни дусларын котлау өчен Алексеевский районына юл тоттылар.

Яңа ел чыршысы янындагы котлау чарасына шат күңеллелек һәм дәртлелекне аниматор-клоуннар бирде. Алар үз фокуслары, бәйгеләре, мәзәкләре һәм такмазалары белән барлык балаларны да чын мәгънәсендә аякка бастырды, һәм бу якынлашып килүче яңа елның символы булачак маймылның характеры һәм тәртибенә тулысынча туры килде. 

Аннан соң Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның ярдәмчеләре – Тылсымлы кошчык балаларны әйлән-бәйлән ясарга чакырдылар. Тылсым исә – җитди эш, малайларга һәм кызларга таләпчән һәм кырыс булып күренгән Кыш Бабайны йомшак күңеллегә әйләндерү өчен үзләренең барлык сәләтләрен күрсәтергә туры килде. Алар җырлар да җырлады, шигырьләр дә сөйләде, табышмаклар да чиште, биеделәр дә. Ә алар әзерләгән «такмаклар» дип аталган төп чыгышлары башланып киткәч, Кыш Бабай «эреде» дә кешеләр арасында иң йомшак күңеллегә әйләнде. Шулай булгач, беркем дә бүләксез калмады!  

Һәм, билгеле, Хисап палатасы хезмәткәрләре балаларга шатлык бүләк итмичә булдыра алмадылар, чөнки аларга ул бик кирәк. Шуңа күрә Кыш Бабай һәм Кар Кызының килүе гадәттәгечә Алексеевский районында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына барып котлаулар җиткерү белән тәмамланды. 


Документлар