24.12.2015

24 декабрьдә Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советының чираттагы утырышында Совет эшчәнлегенең узып баручы елдагы беренчел нәтиҗәләре каралды, тышкы финанс тикшерүе органнарының бурычлары һәм алга таба эшенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.

АУДИТ НӘТИҖӘЛЕЛЕГЕНӘ БАСЫМ 
Утырыш Татарстан Республикасының Сатып алулар порталында тикшерү органының шәхси кабинетының мөмкинлекләрен тәкъдир итү белән башланып китте. 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында әлеге мәгълүмати система сатып алуларны планлаштыру, формалаштыру һәм урнаштыру, шулай ук сатып алулар өлкәсендә мониторинг, тикшерү һәм аудит  өчен билгеләнгән. Әлеге системага муниципаль тикшерү-хисап органнарын этаплап тоташтыру планлаштырылганын исәпкә алып, ТР ТХО советы әгъзаларына аның тикшерү органнары өчен мөһим булган мөмкинлекләре тәкъдим ителде. 
Агымдагы елда Хисап палатасы тарафыннан бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудитлар үткәрүгә басым ясалды. Мондый тикшерүләр тарафыннан «2011-2013 елларга өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү» максатчан программасы; фән,мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм кинематография өлкәсендә грант ярдәме процедурасы; Татарстан Республикасында кече һәм уртача эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме колачланды. 
Республиканың Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча нәтиҗәлелек аудитлары тарафыннан:
- ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча чараларны тормышка ашыруга; 
- Татарстан Республикасы торак пунктларын су белән тәэмин итү системаларына капиталь ремонт, реконструкция һәм төзелешенә бүлеп бирелгән чаралар тикшерелде. 
 Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча объектлар төзелеше, капиталь ремонт, реконструкция вакытында кулланыла торган материалларның бәясе, кыйммәтенең нигезле булуына аудит үткәрелде. Шулай ук республика җитәкчесе йөкләмәсе буенча Казанда урам-юл челтәре объектлары төзелешенә бүлеп бирелгән бюджет чаралары да тикшерелде. 
Узып баручы елда муниципаль тикшерү-хисап органнарының эш нәтиҗәлелеге арткан. 11 ай нәтиҗәләре буенча уртача ачыкланган бозуларның гомуми күләменнән чынбарлыкта юкка чыгарылуы 69 % тәшкил итте (былтыр ул 45% булган).  732 тикшерү-ревизия чарасы уздырылган, 1698 объектта тикшерү үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча чаралар күрелгән һәм 3320 млн.сум күләмендә чаралар муниципаль берәмлекләрнең бюджетларына кире торгызылган. 
Иң югары нәтиҗәләрне Казан шәһәре (рәисе – Илнар Нургалиев, Яр Чаллы (Татьяна Шливе), Әгерҗе (Валерий Сутягин), Актаныш (Мәрьям Яинова), Әлмәт (Җәмилә Ханмурзина), Баулы (Ләйлә Ханова), Бөгелмә (Ләйсән Фәтхетдинова), Яшел Үзән (Дмитрий Сапожников), Лениногорск (Фирдәвес Хәбибуллина), Нурлат (Марина Ибраһимова), Питрәч (Сергей Павлов) һәм Тукай (Наталья Парамонычева) муниципаль районнары тикшерү-хисап палаталары күрсәтте. Шулай ук Азнакай (Наталья Сәлимова), Апас  (Илгизәр Фәхретдинов) һәм  Минзәлә (Гүзәлия Әхмәдуллина) муниципаль районнары палаталары да үзләрен яхшы яктан күрсәтте. 
Шуның белән бергә, А.Демидов Биектау (Фаил Мөхәммәтшин), Мөслим (Вячеслав Харитонов), Спас (Мансур Гыйматдинов), Теләче (Салават Фәрхетдинов) муниципаль районнары тикшерү-хисап палаталарына эшләрен активлаштырырга кирәклеген ассызыклады. .
Агымдагы елда муниципаль тикшерүчеләр җирле бюджет чараларының нәтиҗәлелегенә аудит үткәрү буенча эшләрен дәвам иттеләр. 
Әлки, Балтач, Буа, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Теләче районнары тикшерү-хисап палаталары тарафыннан энергетика ресурсларын кулланганда чараларны сарыф итүнең нәтиҗәлелегенә аудит үткәрелде. Аларның Питрәч һәм Ютазы районнарындагы хезмәттәшләре – спорт-сәламәтләндерү эшенә юлланган, ә әлмәтлеләр торак фондка капиталь ремонт үткәрү өлкәсендә тотылган бюджет чараларын куллануны тикшерде. Мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча нәтиҗәлелеккә аудитлар Казан, Яр Чаллы, Тукай муниципаль районы палаталары тарафыннан уздырылды. 
Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мамадыш, Балык Бистәсе муниципаль районнары ТХП 2011-2014 елларга фән, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм кинематография өлкәсендә грант ярдәменә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә ТР Хисап палатасы үткәргән аудит кысаларындагы тикшерү-аналитика чараларында катнашты. 
– Мондый уртак эш кирәк булган күнекмәләр һәм тәҗрибә алу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә, – диде А. Демидов. 
Алга таба ул бу көннәрдә Мәскәүдә узган РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы һәм президиумының берләштерелгән утырышы һәм «Сатып алулар өлкәсендә контракт системасын үстерү: законнар, аудит, инструментлар» конференциясенең төп нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 
КЛАССИФИКАТОР АПРОБАЦИЯНЕ ҮТТЕ
 «Россия Федерациясе дәүләт програмаларына аудит» доклады белән Татьяна Голикова чыгыш ясады.  Владимир, Новосибирск, Ростов өлкәсеннән килгән хезмәттәшләр региональ дәрәҗәдә дәүләт программаларына аудит үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.  
Т. Голикова РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы 2015 елның 1 гыйнвареннән кулланырга тәкъдим иткән Бозуларның классификаторын куллану мәсьәләсенә кагылып китте. Узып баручы ел аны практикада сынап карау елы булды һәм хәзергә барлык тикшерү-хисап органнары да яңа Классификаторны эшләрендә кулланмый. Тулаем алганда ул булды дип расларга мөмкин. Шуның белән бергә, аны эшләп бетерү планлаштырыла. «Аның нормати- хокукый база үзгәрү белән бергә үзгәрә торган тере организм икәнен аңларга кирәк. Шуңа күрә без мониторингны тормышка ашырачакбыз һәм алга таба да бу эшне дәвам итәрбез», –  дип өстәде Т.Голикова. 
Конференциядә шулай ук ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев һәм Казан шәһәре Тикшерү-хисап палатасы Рәисе Илнар Нургалиев катнашты.
Алар ТР ХТП Советы әгъзаларына чыгышларда һәм конференциядә катнашучыларның фикер алышуларында яңгыраган төп мәсьәләләр турында мәгълүмат җиткерде. А.Вәлиевнең чыгышы дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә аудит үткәрү тәҗрибәсенә багышланган иде. Ә И.Нургалиев сатып алулар өлкәсендә законнарга кертеләчәк үзгәрешләр картинасын турында мәгълүмат бирде.  
ТӘҖРИБӘ УРТАКЛАШАБЫЗ 
Утырышта бүген тикшерүчеләр кулында финанс дисциплинасын ныгытуның нәтиҗәле инструменты – тикшерү-хисап органнарының урындагы кешеләре тарафыннан  финанслар өлкәсендә административ бозулар турында беркетмәләр төзү хокукы барлыкка килү турында билгеләп үтелде. Һәм әлеге бирелгән вәкаләтләр белән актив файдаланырга кирәк. 
Моның турында ТР Хисап палатасының юридик бүлеге башлыгы София Козина чыгышында да сүз барды. Ул шулай ук тикшерү чаралары материалларын тормышка ашыру вакытында хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек тәртибе турында да мәгълүмат бирде. 
Тикшерү-хисап органнары эшендә эшчәнлекне методологик озатып бару да актуаль булып кала. Тышкы дәүләт аудитының (тикшерүенең) методологик нигезләрен алга таба да камилләштерү кирәклеге шулай ук РФ Хисап палатасы җитәкчелеге тарафыннан да билгеләп үтелә.  
ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының методология мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе урынбасары булып тора һәм тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыруга бердәм методик якын килүләр формалаштыру буенча эштә турыдан-туры катнаша. Быел ТР Хисап палатасы хезмәткәрләренең аның җитәкчелегендәге бер төркеме тышкы дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе стандартларын эшләүдә актив катнашты. Алар методология буенча ТХО Советы комиссиясе тарафыннан расланган 5 типовой тышкы дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе стандартларының икесен эшләделәр.  Болар –  «Россия Федерациясе субъекты (муниципаль берәмлеге) бюджет үтәлешен оператив тикшерү» һәм «Финанс аудитын үткәрү һәм нәтиҗәләрен рәсмиләштерү»  тышкы дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүенең типовой стандартлары.
Тышкы финанс тикшерүен стандартлаштыру буенча эш турында ТР Хисап палатасының методология бүлеге башлыгы Игорь Вилков мәгълүмат җиткерде. 
Хисап палатасының тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов чыгышында дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәгәндә бозулар турында сөйләнде. 
Әлеге юнәлешкә, барыннан да элек социаль өлкә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, аерым игътибар бирелә. Үткәрелгән тикшерүләр проблеманың элекккечә үк актуаль булып калганын күрсәтә. Соңгы ике ел эчендә әлеге юнәлеш буенча тикшерү чаралары 38 муниципаль ТХП тарафыннан үткәрелгән. Муниципаль контрактлар буенча азык-төлек продуктлары китергәндә һәм муниципаль учреждениеләрдә туклануны оештырганда 33 муниципаль берәмлектә бозулар ачыкланган.   . 
– Монда чиста финанс мәсьәләләреннән тыш балаларның, гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренең сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы да бар. Республика Президенты бурычны бик ачык куйды – бозуларны, аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга һәм гаеплеләргә карата иң катгый чараларны күрергә, –  дип ассызыклады А.Демидов. 
Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация советының октябрь утырышы нәтиҗәләре буенча Министрлар Кабинетына идарә итүче карарлар кабул итү өчен дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәгәндә бозулар буенча җыелма мәгълүмат җибәрелде.  Хатлар шулай ук туклануны оештыруга бүлеп бирелә торган бюджет чараларын эффектив һәм нәтиҗәле файдалану буенча эшне көчәйтү, төзелгән контрактлар шартларын бозучы тәэмин итүчеләргә карата чаралар күрү, шул исәптән тиешле булмаган эшчәнлеккә чик кую максатыннан Намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертү тәкъдимнәре белән  Мәгариф һәм фән министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, барлык муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына җибәрелде. 
Электән килә торган традиция буенча Совет утырышларында муниципаль тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре тәҗрибә алмаша. Бу юлы уздырылган тикшерү-хисап чаралары, аналитика эше турында Буа муниципаль районы ТХП рәисе Альберт Вәлиуллов һәм Минзәлә муниципаль районы ТХП рәисе Гүзәлия Әхмәдуллина мәгълүмат бирделәр. 
НӘТИҖӘЛЕЛЕККӘ КУРС 
Алдагы чорга бурычларны билгеләп, А. Демидов киләчәк эш өчен юнәлешләр билгеләде:
1. Сатып алулар өлкәсендә аудит. 44-ФЗ номерлы Федераль законга бәйле рәвештә үз вәкаләтләреңне тулы күләмдә башкару буенча эшне активлаштырырга кирәк. Сатып алулар өлкәсендә аудит уздыру – яңа һәм бик мөһим вәкаләт, чөнки контракт системасы турындагы закон белән тикшерү-хисап органнарына сатып алулар өчен чыгымнарның максатка яраклылыгы, дәлилле, үз вакытында, нәтиҗәле һәм эффектив булуын тикшерү буенча хокуклар бирелгән.   
2. Дәүләт чараларын нәтиҗәле куллануны тикшерү. Нәтиҗәлелеккә аудит уздыру – ул РФ Бюджет Кодексында беркетелгән Россия Хисап палатасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләрдәге тикшерү-хисап органнарының төп бюджет вәкаләтләренең берсе. Һәм игътибарны социаль әһәмияткә ия өлкәләрдә җирле бюджетлар чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрүгә, бозуларны кисәтү һәм юкка чыгару буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләүгә тупларга кирәк. Тикшерү темасын ачыклаган вакытта алдагы тикшерү нәтиҗәләрен истә тоту һәм бозулар мөмкинлеге зур булган объектларга игътибарны юнәлтү зарур.  
3. Дәүләт һәм муниципаль программаларга аудит. 2014-2016 елларга бюджет программа форматында формалашкан. Проектларга экспертиза һәм дәүләт (муниципаль) максатчан программаларга турыдан-туры аудит үткәргәндә барлык дәрәҗә тикшерү-хисап органнарының бурычы – алына торган эффектны үз вакытында бәяләү һәм оптималь нәтиҗәләргә ирешү өчен эш итүләргә кирәк булган төзәтмәләр кертүне тәэмин итү. Муниципаль тикшерү-хисап органнарына муниципаль программаларны эшләү һәм тормышка ашыру этапларында җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителә торган карарларны бәяләү кирәк. 
4. Муниципаль контрактлар буенча азык-төлек продуктларын китерү һәм муниципаль учреждениеләрдә туклануны оештыруга карата тематик тикшерүләр үткәрү. 
5. Муниципаль берәмлек бюджетының керем өлешен арттыру резервларын ачыклау буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Шундый тикшерүләр вакытында муниципалитетларның җирле бюджетка өстәмә чаралар алу мөмкинлекләре барлыгын раслаучы фактлар да табыла. 
6. Һәрбер муниципаль тикшерү-хисап органының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүнең мөһим факторы булып элеккечә үк финанс тикшерүчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү тора. Сатып алулар өлкәсендә аудитны әзерләү һәм үткәрү, бюджет чараларын файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит белән бәйле мәсьәләләргә, шулай ук коррупциягә каршы торуны кисәтүгә  аерым игътибар итәргә кирәк. 
ТР ТХО Советы утырышын тәмамлап, Алексей Демидов муниципаль ТХП рәисләре Валерий Сутягинга (Әгерҗе районы) һәм Ләйлә Хановага (Баулы районы) муниципаль финанс тикшерүен үстерү һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасының Мактау грамоталарын тапшырды. 


Документлар