23.12.2015

23 декабрьдә Хисап палатасының тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов Татарстан Республикасы Президент Идарәсе чакыруы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары ярдәмчеләре өчен коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә багышланган семинарда коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча лекция белән чыгыш ясады.

Д. Шәмгунов үзенең чыгышында коррупциягә каршы тору мәсьәләләрендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары ярдәмчеләренең муниципаль тикшерү-хисап органнары белән хезмәттәшлеге, шулай ук коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру, коррупциягә каршы тикшерү чараларын оештыру һәм үткәрү, финанс тикшерүе органнарында коррупцияне кисәтү буенча Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы һәм Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация советы эше турында сөйләде. 

Лекция барышында шулай ук дәүләт чараларын, милкен, җир ресурсларын законсыз, нәтиҗәсез куллану белән бәйле һәм коррупция билгеләре булган финанс бозу төрләре турында җентекләп сөйләнде. 

Документлар